Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин өчен кызлар әрләшә башлаган

Яшь җырчы Марат Яруллин кызларның башын тәмам әйләндерде. Аның өчен хәзер кызлар Телеграмда сүз көрәштерә, әрләшә үк башлаганнар.

news_top_970_100
Марат Яруллин өчен кызлар әрләшә башлаган
https://vk.com/marat_yarullin_of

Маратның Телеграм каналына язылган кеше белә инде, егет һәр адымы белән уртаклашып тора. Эмоцияләрен дә яшерми, еш кына сүгенү сүзләре дә ычкына үзеннән. Нинди бар, шундый булганы өченме, яраталар да бит үзен...

Марат сәхнәдә җырның кушымтасы арасында бик дәртле итеп биегән бер видены Телеграмга урнаштырган. Шуннан киткә-ә-ән… Җырчының ике җанатар кызы арасында гауга… Берсе Маратның әлеге видеосы астына бик күп йөрәкләр, «пәп иткән» смайликлар куйган. Хәтта, «Минеке. Беләсеңме, мин сине яратам!» — дип язган. Икенче бер кыз: «Җитте инде сиңа! Аның барыбер башка кызы булачак», — дигән һәм үзе дә җырчыга «Маратик» дия-дия бик тә җылы комментарийлар калдырган. «Башта син башладың…» — ише сүзләр белән әйткәләшүне тәмамлаганнар кызлар.

Болардан тыш, башка бик күп кызлар да Маратка матур эчтәлектәге сүзләр ирештергән. «Афәрин», «Шәп биисең», «Менә ичмасам нинди энергия булырга тиеш ул җырчыда!», «Марат, син шуңа күрә калын табанлы аяк киеме киясең мени?! Ботинкаларың чыдасын гына», — дип язучылар да булган. Ә кызларның әйткәләшүенә ишарәләп берәү: «Комментарийлар көлдереп үтерә», — дип язып куйган.

Боларны укып өлгергәндерме-юктырмы, Марат соңрак шул ук Телеграмда бик серле фото элгән. Анда ул бер кызны кысып кочаклаган һәм күтәргән дә сыман. Бәлки, бу теге җанатар кызларга махсус җавап булгандыр. Җырчының инде очрашып йөри торган кызы бар дияргә җирлек бар. Өстәвенә, Марат белән Ильмира Нәгыймованың «Соңгы бию» җыры чыккач та, Ильмирадан бер виртуаль дусты: «Маратның йөргән кызы көнләшсә?» — дип сораган һәм Ильмира моңа: «Юк, көнләшми, ул нормаль кеше», — дип җавап биргән булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100