news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин чәчен пеләшкә алдырган?

news_top
Марат Яруллин чәчен пеләшкә алдырган?
социаль челтәрләр

Марат Яруллин язылучыларын гаҗәпкә калдырган. Җырчы социаль челтәрләргә чәчен пеләшкә алдырган фотосын куйды.

«Ахырга кадәр барырга әзер булмасагыз, бәхәсләшмәгез. Мине яңа образ белән!» – дип яза ул. Әлбәттә инде, күпчелек «подписчик»лары фотоның 1 апрель көнне куелуын исәпкә алып, моның җырчы тарафыннан уйлап табылган бер мәзәк кенә булуына төшенгәннәр. Алар да комментарийлар аша берсеннән-берсе кызык җаваплар язып калдырганнар.

«Пеләш башны үбәргә рәхәт, авызга чәч керми», – дип язган аңа дусты Данир Сабиров.

«Үбәрсең тогда», – дип җавап кайтарган аңа Марат, берничә елмаюлы смайл куеп.

«Бет – куркыныч әйбер инде ул, сак бул, Марат», – шаярткан аны Данирның хатыны Миләүшә дә.

«Бәхәсләшмәскә иде. Мин үземнең җиңәчәгемдә шикләнмәдем дә», – дигән бер дусты.

«Пеләш ирләрне яратам»;

«Төшкә кермәсәң ярый инде. Так не шути»;

«Башыңда чебен таеп егылырлык»;

«Чын солдат булган бу малай»;

«Марат яхшы җырлап кына калмый, фотошоп белән дә эшли белә»;

«Шик, шок, шак! 1 апрель белән!» – дип язалар алар.

«Аллам, нәрсәгә?», «Бәтәч, нигә кирәк иде, Марат?» – дип ышанучылар, 1 апрель икәнне онытып җибәрүчеләр дә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар