Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин бүген Бауман урамында концерт куя

Яшь җырчының бүген туган көне икән. Шул уңайдан Марат тамашачылары өчен бүләк әзерләгән: Бауман урамында җырларга җыена. Аның иҗатына гашыйк барлык кешеләрне ул билгеләнгән сәгатьтә билгеләнгән урында көтә.

news_top_970_100
Марат Яруллин бүген Бауман урамында концерт куя
Марат Яруллинның шәхси аккаунтынан

«Сәлам! Иртәгә минем туган көнем, – дип язган ул кичә телеграм каналында. – Күптән урамда, ачык һавада җырлыйсым килә иде, туган көн сезнең белән очрашу өчен иң яхшы сәбәп дип уйлыйм. Иртәгә мин сезне 17.00 сәгатьтә Бауман урамы 44/8 адресы буенча чакырам. Сезнең өчен әзрәк җырлармын. Яңгыр яумас, дип өметләнәм. Шулай да, кулчатырларыгызны алыгыз. Үзегез белән дусларыгызны да кыстыра килегез. Күрешкәнчегә кадәр!»

«Нишләп мин Казанда түгел икә-ә-ән», «Эх, алданрак әйтмәдеге-е-ез», – дип керсенүчеләр шактый.

«Мәскәүдә дә шундый урам концерты көтәбез», – кебек комментарийлар да бер генә түгел.

«Вау, шәп! Ул урынны тотып алырга, сакчылар куярга да онытма түлке», «Алайса мин хәзер Казанга юл тотам», – дип язучылар да, Маратка нинди бүләк алып киләбез, дип уйланучылар да бар.

Маратны исә без дә гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа иҗат уңышлары, һаман шундый шат күңелле, тамашачысы белән бер дулкында булуын телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100