«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламова үзенең «Йолдыз белән бер көн» проектында Марат Яруллинның бер концерттан күпме акча эшләвен ачыклаган.
Барлык документ эшләре өчен Маратның бертуган абыйсы җаваплы. Шуңа да Марат Яруллин үзе блогерның сорауларына җавап бирә алмаган, әмма оештыручыларыннан зал арендасының күпме торуы һәм үзенең концертлардан ничә миллион акча эшләвен ишетеп, шокта калган. Алар сөйләвенчә, «ТинькоффХолл» залын 3 сәгатькә арендалау 130 мең сум тора, ә Яруллин бер концерттан миллион ярым акча эшли!
«Миллион ярым??? Ә нигә син миңа 100 мең генә җибәрәсең? Кая минем калган акчаларым?» – дип аптыраган һәм шаркылдап көлгән Марат Яруллин.