Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Текә хәл иттең син аны» – Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова бәйрәм иткән

news_top_970_100
«Текә хәл иттең син аны» – Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова бәйрәм иткән
Фото социаль челтәрдән

Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова, торт белән сыйланып, «Соңгы бию» җырының бер еллыгын бәйрәм иткән. Шул уңайдан алар бәйрәмнән видео куеп, язылучыларының кәефен дә күтәргән.

«Дуслар, сәлам. Бүген бездә зур бәйрәм. Безгә бүген бер ел. Безнең уртак «Соңгы бию» җырыбызга – 1 ел! Бу вакытта җырны 5 миллионнан артык кеше тыңлаган. Бүген Ильмира белән бергә эшләвебезгә 1 ел. Ильмираны бер ел түзәм инде», – ди Марат, уенын-чынын бергә кушып.

Башта алар торттагы 1 саны итеп куелган шәмне өреп сүндерә. Аннары Марат тортны кулы белән алып, Ильмираның битен буяп куя. Ә Ильмира кулындагы тортны тулысынча Маратның битенә чәпи.

Видеода күренгәнчә, җырчылар әле шаяруларын дәвам иткән арада, идәнгә төшкән тортны бер ир-ат ашый башлый. Күрәсең, «хәзер торт белән чәй эчәр идек» дип көтеп торган булган.

Җырчыларның виртуаль дуслары Ильмираның җитез булуына шаккаткан.

«Ильмира каратэ белән шөгыльләнгән кыз бит ул», – дип язган Лилия Кадыйрова.

«Менә бу реакция! Шунда ук әҗәтне кайтарды»;

«Ильмира җитез һәм төгәл эш итте»;

«Ильмираны бер ел түзәм, дигәч, Ильмира карашы белән «үтерде» һәм торт белән өстәп тә куйды»;

«Ильмира күп уйлап тормады»;

«Ильмира югалып калмады, текә хәл иттең син аны»

«Моннан соң, соңгы җырыгыз була күрмәсен»;

«Хәзер бу видеоны да 5 миллион кеше карар инде» дигән комментарийлар калдырган җырчыларның иҗатын яратучылар.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Баласы булган ана кеше бераз тыйнак булса да ярар иде дә бит,нишләмәк кирәк.ул моны креативлык дип уйлыйдыр,үзен кырыйдан күрми бит...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100