news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин Әнвәр Нургалиевка: «Абый, мин сиңа бик рәхмәтле»

news_top
Марат Яруллин Әнвәр Нургалиевка: «Абый, мин сиңа бик рәхмәтле»
Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Соңгы ике көндә Казанда татар эстрадасының популяр артисты Әнвәр Нургалиев концертлары гөрләде. Җырчының Казан гастрольләрен тамаша кылырга, кунак буларак, бик күп сәхнәдәш дуслары да килгән. Алар арасында җырчының якын дусты Марат Яруллин да булган. Бүләкләр күтәреп янына менгән Маратны Әнвәр Нургалиев бик тырыш егет дип мактый. Әлеге кадрларны Марат үзенең сәхифәсендә күрсәтте.

«Мин Маратның ничек үскәнен күрәм. Күптән түгел монда концерты булды. Барып карыйм әле, дим. Беләсезме, миннән күпкә яшрәк булса да, мин Мараттан «заряжаться» итеп кайттым. Мин тырыш, эшчән кешеләрне бик яратам. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, кеше тырыша икән – молодец була. Рәхмәт килүеңә», – ди ул аңа.

Марат исә үз чиратында Әнвәр Нургалиев белән чын дуслар булуын әйтә. Җырчы, үзе әйтмешли, «абыйсына» Нижгар якларында гына була торган шәп бүләген дә тапшыра.

«Эстрадада дуслар юк, диләр. Ә без абый белән көн саен элемтәдә. Минем аңа зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Иҗатымны башлап, концертларым белән чыккан чакта, мин абый янына килдем. «Әнвәр абый, зур сәхнәдә булу теләгем бар», – дидем. Абый ул чакта инде бик «крутой» иде. «Энекәш, мин белмим», – димәде, миңа киңәшләрен әйтте. Абый, мин сиңа бик рәхмәтле.

Мин беләм, син инде күптәннән эчмисең бугай. Шуңа мин сиңа Нижгар татарларының натураль казылыгын алып килдем. Синең яшеңдә бу бик әйбәт әйбер. Биредә табиблар булса, алар да килешерләр. Холестеринны төшерә, кирәк әйберне күтәрә. Көненә биш телем ашасаң, «четко» була», – дип сөйли Марат.

«Син җырларга гына түгел, сөйләргә дә өйрәнгәнсең. Молодец», – дип мактаган аны «абыйсы».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар