news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин 90нчы еллар стилендә клип төшергән

Җыр «Син туеңа чакыр мине» дип атала.

news_top
Марат Яруллин 90нчы еллар стилендә клип төшергән
https://www.instagram.com/marat_yarullin/

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Марат Яруллин 90нчы еллар стилендә клип төшергән. Җыр «Син туеңа чакыр мине» дип атала. Клипта Маратның матур итеп киенеп, «копейка» машинасында туйга барганы сурәтләнә. 

Әнвәр Нургалиев белән Алсу Әбелханова, сәхнәдәшләрен мактап, комментарий калдырганнар. Инстачылар да клипны ошаткан. Ләкин клип тәмамланмаган кебек тоела. Шуңа күрә «Туйның үзен дә күрәсе килә бит», «Клипның дәвамын көтәбез», — дип язучылар булган. Маратның ботинкасы да, кәчтүме дә, машинасы да виртуаль дусларының күңеленә хуш килгән. «Яшь чагыбызга алып кайтып килдең», — дип Маратка рәхмәт әйткәннәр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар