news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин 3 яшьлек сабыйны «исерек мин» дип җырлаткан

news_top
Марат Яруллин 3 яшьлек сабыйны «исерек мин» дип җырлаткан
видеодан скриншот

Марат Яруллин үзенең концертына килгән 3 яшьлек баланы «исерек мин» дип җырлаткан. Артистка чәчәк бирергә дип сәхнәгә күтәрелгән Айлин үзенә 3 яшь икәнлеген әйтә. Марат Яруллин репертуарыннан «Исерек» җыры – иң яраткан җыры икән. Көе кабыну белән үк, сабый җырның:

«Бүген дә исерек мин,

Исерек сине сөюемнән.

Чыдап булмый, баш авырта

Эчкәннән, әллә сөюемнән», – дигән кушымтасын җырлап та биргән.

«Чып-чын балалар җыры, әйеме?» – ди аңа Яруллин. Сабый, килешүен белдереп, баш кага.

Җырчының 151 мең язылучысы арасыннан 3 яшьлек баланың исерек турында җырлавыннан бер генә гаеп табучы да булмаган. «Шундый җимешкәй, татар телендә җаваплар бирә, җырлый. Матур, тырыша», – дип, татарча сөйләшкәне өчен мактап та җибәргәннәр әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар