
Марат Яруллин янына сәхнәгә түм-түгәрәк гәүдәле малай менгән. Җырчы яшь тамашачысы белән әңгәмә корган.
Сиңа ничә яшь? Укыйсыңмы, эшлисеңме?
10 яшь, мин уен коралларында уйныйм.
Кит аннан, нинди инструментта уйныйсың соң?
Пианинода.
Эх, пианиноны кичә Самарада оныттым. Гитарада уйныйсыңмы соң?
Уйный беләм.
Самат гитарада «Миңа нишләргә?» көен уйный башлый, җырчы кушылып җырлый. Аннары Марат Яруллин, шаярып, үз гитарачысын сәхнәдән озата һәм яшь тамашачысына үзе белән концерт куеп йөрергә тәкъдим итә. «Безнең белән турга барасыңмы?» – ди.
Саматның: «Вакыт булса, берәр ничек барырмын да», – дигән җавабы җырчыны аптырашта калдыра. «Гафу итегез, «иптәш министр», вакытыгыз булса шалтыратырсыз», – дип шаярта җырчы.