news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Хөснуллин: Гаилә ипотекасы лимитын 8 млн сумга кадәр арттыру мөмкинлеге карала

news_top
Марат Хөснуллин: Гаилә ипотекасы лимитын 8 млн сумга кадәр арттыру мөмкинлеге карала
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Хөкүмәтендә гаилә ипотекасы буенча лимитларны арттыру һәм гаиләдәге балалар санына карап процент ставкаларын үзгәртү мөмкинлеге тикшерелә. Бу хакта журналистларга вице-премьер Марат Хөснуллин сөйләгән, дип яза «РИА Новости».

«Төрле вариантларны инде берничә ай карыйбыз. Безнең алда катлаулы бурыч тора – бюджет чыгымнарын киметү, шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә гаилә ипотекасы лимитын арттырырга кирәклеген күрәбез. Әлегә бөтен илдә лимитны 6 миллионнан 8 миллион сумга кадәр күтәрү варианты карала», – дигән ул.

Вице-премьер ассызыклаганча, күп балалы гаиләләр өчен, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, 6 миллион сумга фатир сатып алу инде кыенлаша.

Хөснуллин сүзләренчә, хакимият шулай ук ипотекага карата тагын да сыгылмалы якын килү мөмкинлеген карый: «балалар күбрәк булган саен – ставка түбәнрәк» принцибы буенча, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар