Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Шәйбәковтан шулюм рецепты (фото)

Уфада җырчы Марат Шәйбәковларга кунакка барырга насыйп булды. Без килешкә Марат тәмле итеп шулюм пешереп куйган иде. Билгеле, телне йотарлык бу ризыкның рецептын Марат Intertat.ru укучыларына да сөйләде.

news_top_970_100
Марат Шәйбәковтан шулюм рецепты (фото)

Кирәк: бер яки ярты кило сыер яисә сарык ите, 5 бәрәңге, 4-5 помидор, кишер, 2-3 суган, кара борыч борчаклары, дәфнә яфрагы, тоз.


"Су кайнап чыккач, ит һәм тәменчә тоз салам. Итне пешкәч кенә зур кисәкләргә турыйм. Ит күп булса, тәмлерәк була. Шулпа ит пешкәнче кайный (якынча 2-2,5 сәгать). Аннан соң бәрәңге белән кишер салына. Кишерне угычтан уарга, бәрәңгене турарга кирәк. Бәрәңге белән кишер пешеп чыкканчы, ашка помидор турап салына. Ашны сүндергәч кенә туралган суган, дәфнә яфрагы һәм кара борыч борчагы салырга кирәк. Ул чакта суган изелми, тәмен югалтмый".

Марат Шәйбәков шулюмны яшел тәмләткечләр белән бизәп табынга бирде. Җырчы җае чыкканда, гаиләсен тәмле ризыклары белән сыйларга яратуын да әйтте.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100