Марат Шәйбәковтан каз әйбәт үрчесен өчен киңәшләр
«Казны суйгач, аның баш-аягын яндырсаң, киләсе елга бәбкә күп чыга», — ди җырчы.
Җырчы Марат Шәйбәков әбисенә кайтып, казлар суйган. «Быел әбинең ике генә казы булды, ләкин алар чын йорт казлары. Алдагы елларда каз әйбәт үрчесен өчен, аларны суйгач, баш-аягын яндырырга кирәк икән. Шулай итсәң, киләсе елга бәбкә күп булып чыга, ди. Әби быел әлеге ырымны сынап карарга уйлый», — ди Марат Шәйбәков.
Җырчы инстачылардан каз үрчетү буенча кайсы якта нинди йолалар булуы белән кызыксынган.
«Урам буенча канатларын, йоннарын сибеп баралар»;
«Безнен авылда, казны чистартканнан соң, йомшак йоннарын — мендәргә алып куялар, ә эре канатларын урамга очыралар иде»;
«Элек казны йоныннан тазарткач, пешекләп бетергәч, коянтәләргә асып су буена төшә идек. Ә баш-аякларны бозга бәрә-бәрә чистарта идек. Ә инде су буена төшкәндә бала-чагага казның каурыйларын як-якка сибеп төшәргә кушалар иде»
«Башын-аякларын азбарга күмәргә кирәк»;
«Каз каурыйларын, йонын сыдырып, өйдән су буена кадәр таратып баралар. Канатларын пешереп ашаганда, чатлы сөяген аерырга ярамый. Безнең әниләрдә шундый ышану бар иде. Ул да Башкортстанда туып үскән кеше», — дип комментарийлар калдырганнар инстачылар.
«Бер казны ыргыт әле бакча аркылы, Марат абый», — дип шаярткан берсе.
«Әби ул ике казның берсен сезгә, берсен киявенә бирсә, үзенә нәрсә кала?» — дип җавап кайтарганнар аңа.