Марат Шәйбәков: «Күтәреп йөртер идем, тик әнием гүр иясе»
Әниләрегезнең кадерләрен белегез, ди җырчы.
Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков әниләргә багышланган җырын инстаграмда тәкъдим итте.
«Әниләрегезнең кадерләрен белегез. Әниемне күтәреп йөртер идем, кызганычка каршы, әнием гүр иясе инде. Әниләрегезгә хәзер ук шалтыратып алыгыз», — дип мөрәҗәгать итә җырчы.
«Онытабыз» җырының сүзләрен Гөлбәниз Сәгыйдуллина, көен Алмаз Юнысов язган.
Инстачылар җырны ошаткан. «Елатырлык», «күңелгә тия торган», «үзәк өзгеч», «сиңа бик килешә бу җыр», диләр.
- Марат Шәйбәков: «Башта хатынымның әти-әнисенә минем җырчы булуым ошап бетмәгән иде», - ди.