news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән

news_top
Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән
видеодан скриншот

Җырчы Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән. Ничәмә көн телефонсыз булганнан соң, ул бүген, ниһаять, дуслары белән элемтәгә чыкты.

«Дуслар, моңа кадәр телефоным булмады. Хастаханәдә ятам әле. Телефонга меңләгән смслар килгән. Хәлләремне сорашканнар, тамашачыларым борчыла. Сәхнәдәшләр, Татарстан, Башкортстан артистлары шалтыратып, ярдәм кирәкме, дип торалар. Барыгызга да, дусларыма, туганнарыма, коллегаларыма зур рәхмәт.

Минем белән барысы да әйбәт, Аллага шөкер, дуслар. Таза булыгыз, үзегезне саклагыз. Бергә булыйк, әле концертларда очрашырбыз», – дип сөйләгән ул.

Җырчының тормыш иптәше куйган сторислардан аңлашылганча, Марат Шәйбәков хирургия бүлегендә дәвалана. Аны әле бүген генә палатага күчергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар