news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Шәйбәков: «Организм туза, аны карарга, кайгыртырга кирәк икән»

news_top

Җырчы Марат Шәйбәков сәламәтлеге белән бәйле сынаулардан соң һәр мизгелнең кадерен белергә, сәламәтлегенә җаваплырак карарга өйрәнгән. Бу хакта ул «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага сөйли.

«Тормышыгызда зур сынау булды. Сез үзегезгә шушы сынаулардан соң нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Ничек итеп яши башларга, нәрсәне үзгәртергә? Үзегезгә шундый сораулар бирдегезме?» – дип сораган аннан алып баручы.

«Без бит инде тегесен-монысын эшләргә кирәк дип йөгерәбез. Үзебезне карамыйбыз. Ә бит безнең организм машина кебек. Машинаны да сервиска кертәбез, маен алыштырабыз. Яшь чакта йөгерәсең, чабасың. Әмма организм туза, аны карарга, кайгыртырга кирәк икән», – дигән ул.

Роза Хәйруллина артистның тормышына нинди үзгәрешләр кертүе белән дә кызыксынган.

«Көн саен җәяү йөрергә кирәк. Хәзер җәяү күп йөри башладым. Көн саен 11 мең адым йөрергә кирәк.

Бер җәяү йөрергә ияләшсәң, гел чыгасы гына килеп тора. Берәр җиргә барсам, махсус машинаны еракка куям», – дип тә уртаклашкан артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар