
Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков күптән түгел генә йөрәгенә катлаулы операция кичерде. Җырчының хәле бик авыр булды. Хәзерге вакытта ул инде өендә, әкренләп тернәкләнеп килә. Шушы көннәрдә генә җырчы үзенә берни дә эшләргә ярамавы, сакланырга тиешлеге турында сөйләгән иде. Артистка, шул исәптән, җырларга һәм гармунда уйнарга да ярамый икән. Әмма бармаклары гармун телләрен онытмас өчен, Марат Шәйбәков яхшы ысул уйлап тапкан. Аңа бу эштә дусты ярдәм итә.
«Дуслар, әлегә гармун тартырга ярамый миңа. Марат тарта, мин уйныйм. Бармаклар катмаска менә шулай шөгыльләнәм», – дип сөйли Марат Шәйбәков үзенең сәхифәсендәге видеода.