Марат Шәйбәковны кышның зәмһәрир суыклары куркытмый икән. Җырчы -46 градус салкында урамга кар көрәргә чыккан. Башкортстанның Балтач районында бүген градусниклар -46 градусны күрсәткән.
«Ә мин кар көрәргә чыктым, дуслар, -50 градуста. «А у нас снег, дуслар, снег», – диярсең. «Иртән торып карлар көри-и-им», – дип җырлап та җибәргән ул.
«Машинаны да төнлә ике сәгать саен кабызып торылды бүген. Менә шундый салкыннар бездә, дуслар, галәмәт суык. Өстәвенә, күпме кара көрисе», – дип сөйләгән җырчы.
Сезнең якларда да шулай салкынмы?