Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Садыйковны озату: «Кемнедер җылы сүзе белән саклап калды, ә үзе кинәт вафат булды»

Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме узды. Министрны соңгы юлга озатырга гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары килгән иде. «Интертат» мәрасимнән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Марат Садыйковны озату: «Кемнедер җылы сүзе белән саклап калды, ә үзе кинәт вафат булды»
Салават Камалетдинов

Кичә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булды. Аңа 53 яшь иде. 27 гыйнварда ул туган көнен билгеләп үткән. «Кеше туган көне тирәсендә китеп бара», – дигән сүзне бик күп тапкырлар ишеткәнем, шуңа инанганым булды. Бу – шул очракларның берсе булып чыкты...

Иртәдән бирле бертуктаусыз кар явып торды. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу урынын да иртүк кардан чистартып калганнар иде. Мәрасимгә килгәндә машина куя торган урыннар тулган, бөтен җирдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тезелеп тора. Халык университетка – мәрасимгә агыла. Шул халык арасында күпме таныш йөз, күпме дәүләт эшлеклеләре... Зур исемнәргә лаек булганы да, булмаганы да – барысы да килгән.

Университетның актлар залы шыгрым тулы иде. Исәпсез-хисапсыз кеше. Бу залның беренче тапкыр шулай тулы булуын күрдем.

Сәхнәдә – Марат Садыйковның зур портреты тора. Үзе дә шунда, тик... Исән генә түгел. Гадәттәгечә: «Хәерле көн, Рөстәм Нургалиевич, коллегалар!» – дип сәлам бирә алмый. Кешеләр яраткан табибына, хезмәттәшенә, якташына бертуктаусыз чәчәкләр ташый торды. Сәхнәнең идәне роза, канәфер чәчәкләренә күмелгән иде.

Кешеләр төшенке рухта, карашлары моңсу, яңаклар суырыла төшкән. Марат Садыйковның якыннары – әти-әнисе, кызы Камилә, улы Марсель, хатыны Динара шунда, барысын да кара кайгы баскан...

Фәрит Мөхәммәтшин: «Кемнедер җылы сүзе белән саклап калды, ә үзе кинәт вафат булды...»

Мәрасим башланыр алдыннан юлыма Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрады. Ул Марат Садыйковның вафат булуы турындагы хәбәрне Әлмәттә булганда ишеткән.

Фото: © Владимир Васильев

– Коелдым да төштем. Башка килгән беренче уй: «Ничек шулай булырга мөмкин соң?» Берничә көн элек кенә күрешкән идек бит, мин аны туган көне белән котлаган идем. Каты итеп кочаклашып, очрашканга кадәр дип, саубуллаштык.

Йөгереп йөри торган, тырыш, уңган-булган кеше! Күп кешегә табиб буларак та, министр буларак та үзе ярдәм итте. Аңа мөрәҗәгать итәләр, яраталар иде үзен. Кемнедер җылы сүзе белән, кемнедер хастаханәләргә урнаштырып саклап калды, ә үзе кинәт китеп барды... Аңлап бетереп тә булмый.

Ә бүген аны соңгы юлга озатабыз. Ул халкыбыз хәтерендә уңышка ирешкән, аралашучан, сәләтле кеше, министр булып истә калыр. Үзеннән соң якты эз калдырды. Урыны оҗмахта булсын. Безнең йөрәгебездә мәңге истә кала торган кеше, – диде ул.

Сәрия Сабурская: «Үзен карарга, сәламәтлеген кайгыртырга вакыты булмаган»

Хушлашырга дип, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да килгән иде, аны фойеда очраттым. «Нәкъ минем ирем кебек – кинәт кенә китеп барды. Ирем дә йокларга ятып, икенче көнне тормаган иде», – дип искә алды ул.

– Марат Наилевичны күптән белә идем. Ул 7нче хастаханәдә баш табиб булды, аның көчле, дус-тату коллективын булдыру өчен зур көч түкте. Җиңел эш түгел иде ул, чөнки берничә медицина учреждениесен берләштерергә кирәк булды. Ул бу эшне булдырып чыга алды. Юкка гына аны министр итеп куймаганнардыр. Пандемия чорында да кешеләрне коткару өчен хәленнән килгәнне эшләде. Профессионал иде. Авыр булганын сиздертмәде, белгертмәде. Шул борчылулары, күрәсең, сәламәтлегенә зыян салгандыр. Үзегез аңлыйсыз, хөкүмәт кешесенең эше муеннан була, үзеңнең сәламәтлегеңне кайгыртуга вакыт калмый. Үзен карарга, сәламәтлеген кайгыртырга вакыты булмаган, дип уйлыйм.

Нинди генә проблема булмасын, һәр кешене карый иде. Коллективны җыеп, туплап торды. Бер мөрәҗәгатьне дә күз уңыннан чыгармады, җаваплы, игътибарлы кеше булды.

Аның вафат булганын ишеткәч, шаккаттым. Гаиләсенә хәзер бик авыр. Бу кайгыны уздырып җибәрү бик кыен булачак. Хатыны, балаларына җиңеллек телим, – диде ул.

Васил Шәйхразыев: «Тәртипле, кешелекле булу – аның өчен хас төп сыйфатлар шушы иде»

Хушлашу мәрасимен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

– Кичә 53 яшендә Марат Наил улы вафат булды. Кешеләргә һәм аларның проблемаларына игътибарлы, сизгер кеше иде. Марат Наил улы – табиблар династиясе дәвамчысы.

Аның җитәкчелегендә 7нче шәһәр клиник хастаханәсе заманча һәм югары технологияле үзәккә әверелде. 2018 елда ул Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде. Республикада ул эшләгән вакытта яңа хастаханәләр, поликлиникалар ачылды. Казанда медицина ярдәме системасы камилләштерелде. Катлаулы елларда республиканың сәламәтлек саклау системасы пандемияне җиңә алды. Министр постында масштаблы федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырылды.

Марат Наилевич һәрвакыт үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән иде. Теге яки бу проблемаларны тиз арада хәл итте. Коллегалары аны оештыра белүчәнлеге өчен дә хөрмәт итте. Тәртипле, кешелекле булу – аның өчен хас төп сыйфатлар шушы иде. Ул безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Якыннарына көч һәм сабырлык телибез, – дип билгеләп үтте ул.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко: «Мин бу кеше алдында баш иям»

Марат Садыйков белән хушлашырга дип, Россия хөкүмәтеннән килгән затлар да бар иде. Мәсәлән, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Ул чыгышын күз яшьләрен көчкә тыя-тыя сөйләде. Марат Садыйков белән тыгыз аралашкан булганнар, күрәсең.

– Ул кыска гомерендә бик күп эшләр башкарды. Берничә хастаханәне аякка бастырды, медицина ярдәмен күрсәтте. Пандемия вакытында исә көн саен без аның белән элемтәдә тордык. Миңа киңәшләр бирә иде. Вакцинация башлангач та, кешеләрнең гомерен саклап калу өчен тырышты.

Махсус хәрби операция башлангач, аның җитәкчелегендә Татарстан табиблары эшкә кереште, төрле төбәкләрдәге коллегаларыбызга беренче медицина ярдәмен күрсәтте. Авыр ситуациядә дә оештыру эшенә сәләтле иде.

Аның сүзләре күңелдә өмет тудыра иде. Ул хәтта авыр ситуацияләрдә дә, шалтыратып: «Шеф, булдыра алабыз, барысын да тиешенчә эшлибез», – дип әйтә иде.

Кадерле дуслар, мин бу кешенең кадерен беләм, мин аның алдында баш иям. Якыннарының кайгысын уртаклашам, – диде Мурашко.

Рөстәм Миңнеханов: «Республиканың, сәламәтлек саклау өлкәсенең патриоты иде»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрның ышанычлы кеше булуын әйтте. Миңнеханов министрның балалары, хатыны һәм әти-әнисенә теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Хөрмәтле Динара Илгизәр кызы, Марсель, Камилә. Хөрмәтле Наил Сәлах улы, Нәзирә ханым. Чын күңелдән зур кайгыгызны уртаклашам. Бу – барыбыз өчен дә бик зур, көтелмәгән югалту. Маратны мәңге истә тотарбыз, аның эшләгән эшләре бихисап. Бинадагы килгән кешеләргә карагыз. Әле килә алмаучылар да бар... Маратның нинди егет булганын, нинди гамәлләр кылганын шуннан карап та белә алабыз. Татарстанның күренекле егете!

Марат Наилевич республиканың, сәламәтлек саклау өлкәсенең патриоты иде. Соңгы елларда гамәлгә ашырган зур проектларга федераль яктан да ярдәм булды. Әмма иң мөһиме – Марат бик ышанычлы, төгәл кеше иде. Аеруча пандемия вакытында республиканың сәламәтлек саклау системасы ни рәвешле эшләвен күрдек.

Бу – зур югалту. Авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев: «Бөтенебез өчен баш табиб булдың»

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Марат Садыйковны алгы сафта булган, эшенә тугры калган кеше итеп бәяләде. «Без сине онытырга тиеш түгел», – диде ул.

– Зур кайгы. Язмыштан узмыш юк. Кешеләргә хезмәт итәбез, дибез. Бу төшенчә, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә карата әйтелә. Без аның белән көн саен диярлек күрешә идек. Бөтенебез өчен баш табиб булды. Тәүлек буена хезмәтенә тугры булды. Аның тормышы шундый булды. Язмыш.

Хезмәте өчен рәхмәт. Бу – үзе бер батырлык иде. Халыкка хезмәт итүнең иң асыл мәгънәсе. Аларга тынычлык та булмады, башка чара да булмады, һәрвакыт хезмәттә булдылар. Хатының, балалар... Сүз дә юк, барыбыз да кайгырабыз. Нишлисең инде... Шулай килеп чыкты. Шушы елларның зур корбаны син булдың, яшь көе киттең. Хуш, урының оҗмахта булсын. Балаларга түземлек бирсен, Ходаем. Без кулдан килгәнчә ярдәм итеп, аның турында хәтерне һәрвакыт сакларбыз, – диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Алексей Песошин: «Сәламәтлек саклау системасы илдә иң яхшысы булсын, дип тырышты»

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, бу – Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур югалту.

– Татарстан хөкүмәте һәм шәхсән үземнең исемнән Марат Садыйковның туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Без аны сәләтле оештыручы, профессионал, кешеләрне ихлас күңеленнән яратучы кеше буларак истә калдырабыз. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булды. Республиканың сәламәтлек саклау системасы илдә иң яхшысы булсын, дип тырышты. Ул безгә бик якын дус, хезмәттәш иде, – диде ул.

Айрат Фәррахов: «Аның бер дә дошманнары булмады»

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Марат Садыйков белән бергә укыган елларын искә алды.

– Бүген соңгы юлга дустыбыз, коллегабызны озатабыз. 1993 елда Америка кардиохирургы Майкл Дебейки һәм академик Евгений Чазов Марат белән икебезгә, Казан дәүләт медицина университетын бетерү уңаеннан, кызыл диплом тапшырдылар. Икебез дә өйләндек, балалар үстердек. Гаиләләребез белән аралашып яшәдек.

2008 елда 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Маратны баш табиб итеп билгеләргә кирәк, дигән тәкъдимне Татарстан Президенты хуплады. Шул хастаханә нигезендә без зур үзәк булдырырга теләгән идек. Без Казан медицина мәктәбенең өч төрле коллективын берләштерергә уйладык. Нишләп Марат соң? Ул кешеләр белән килешә белә, ышаныч тудыра ала иде. Куйган максат-бурычларны үти иде. Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә бергә булдырган уңышларны саклап, үстергәне өчен рәхмәтлемен.

Бу авыр мизгелдә Наил Сәлахович, сезгә, гаиләгезгә түземлек, сабырлык телим. Оста, кешелекле табиб, галим, оештыручы тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт. Ул һәрвакыт алга омтылды, аның бер дә дошманнары булмады. Иң авыр ситуациядә дә чыгу юлын таба белде, – диде ул.

Марина Патяшина: «Чын мәгънәсендә Кеше иде. Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән табиб»

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Марат Садыйковка баш табиб булганда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.

– Барлык хезмәткәрләрем исеменнән авыр кайгыны уртаклашам. Кичә Алла Попова белән искә төшереп утырдык: коронавирусны йоктырган иң беренче авыруларны безгә – Республика Йогышлы авырулар хастаханәсенә китерделәр. Бу – безнең республикадагы сәламәтлек саклау системасына ышаныч булуы турында сөйли. Пандемиянең авыр елларында без Марат Садыйков, Ләйлә Фазлыева белән көн саен элемтәгә чыктык, халыкның сәламәтлегенә куркыныч янамасын өчен чаралар күрдек. Кайчак фикерләребез туры да килеп бетмәде, мин бик хискә бирелә идем. Кисәтүләремне дә әйтмичә калмадым. Марат Наил улы барысын да җайлый, майлый белде. Шулкадәр зирәк кеше иде ул!

Мин аны министр булганчы, баш табиб буларак белә идем. Аңа мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бер танышымның әтисе яман шеш белән авырды. Ул инде бик авыр хәлдә иде, соңгы көннәре булгандыр... «Берни дә эшли алмыйбыз. Шуңа күңел әрни, үзебезне үзебез кичерә алмыйбыз», – диде табиблар. Марат Садыйковка мөрәҗәгать иткәч, ул авыруны үзенең янына алып килергә кушты.

«Бу авыруның соңгы көннәрендә ярдәм итә алмаганыбызны туганнары ничек кичерер, безгә нинди күз белән карар?» – дип әйтте Марат Наилевич. Ул чын мәгънәсендә Кеше иде. Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән табиб. Танышлары, якыннары белән бер-бер хәл була калса, һәрвакыт үзенең кайгысы итеп кабул итә иде.

Ул балаларын бик яратты, улы Марсель, кызы Камилә белән бик тә горурланды, – диде Марина Патяшина.

Рафаэль Шәвәлиев: «Планнары бар иде – шулкадәр зур эшне башкарырга өлгерми калды»

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиевның да күңеле тулган иде. Ул кайгы уртаклашу сүзләрен бик авырлык белән генә әйтте. Тавышыннан сизелде: аның күңеле сабый баладай бик йомшарган иде.

– Җитәкчебез турында «иде» дип әйтү, аның китүенә әле дә ышану авыр. Марат Садыйков – талантлы лидер, остаз, укытучы һәм дус иде. Ул һәркайсыбызны күп серләргә өйрәтте, дөрес юлдан җибәрде. Эшенә күп вакытын сарыф итте. Ашыга иде. Ә без аның артыннан өлгерергә тырыштык. Планнары бар иде – шулкадәр зур эшне башкарырга өлгерми калды. Һәрберебез өчен дә эшләгән эше зур булды. Урының оҗмахта, авыр туфрагың җиңел булсын. Рәхмәт сиңа бик зур, – дип хушлашты ул.

Ранис Камәртдинов: «Марат Наилевич безгә җитмәячәк»

Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов Марат Садыйковның һәрчак туган ягын яратуын әйтте.

– Вакытсыз үлем. Бу – Буа халкы өчен дә зур югалту. Ул безнең якларда туып үскән. Ярдәм кирәкмиме дип, гел сорашып, белешеп, кызыксынып торды. Якташлары да аны бик яратты. Үз эшенең остасы. Олы йөрәкле, ихлас иде. Марат Наилевич безгә җитмәячәк, – диде ул.

Айрат Зиатдинов: «Балаларын, хатынын яратучы әти иде»

Марат Садыйковның туганнары исеменнән сүзне Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов әйтте:

– Теләктәшлек белдергәнегез өчен барыгызга да рәхмәт. Оста җитәкче, искиткеч ир-ат, балаларын, хатынын яратучы әти иде. Марат Садыйков үзе дә әти-әнисенең искитмәле улы булды. Без сине һәрвакыт искә алачакбыз, – диде ул.

Мәрхүмнең рухына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин дога кылды.

Мәрасим вакытында кайгы уртаклашу хәбәрләре Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова, Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов, Россиянең спорт министры Олег Матицын, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев, Россиянең Вице-премьеры Татьяна Голикова, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе (Росздравнадзор) Алла Самойлова, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан килеп иреште.

Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләделәр.

  • Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2014–2018).
  • 1996 елдан – 18нче хастаханәнең баш табибы урынбасары. 2000 елдан – онкология диспансеры, 2008 елдан – 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы. 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшләде. 29 гыйнварда Казанда вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100