Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Садыйковны иртәгә җирлиләр

news_top_970_100
Марат Садыйковны иртәгә җирлиләр
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булды. Аңа 53 яшь иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Марат Садыйковның гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

Кайгынамәдә әйтелгәнчә, Марат Наил улы һәрвакыт үзенә һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләргә карата таләпчән, табиблар һәм гражданнар мәсьәләләрен хәл итүдә дисциплиналы һәм оператив булды. Табиб коллегалары аны идарә итү сәнгате – кешеләрне иң югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрә белүе өчен хөрмәт итте.

«Марат Наил улы һәрвакыт чикләүләр түгел, мөмкинлекләр бирде – бу аның бәяләп бетергесез өстенлеге иде. Берләштерү һәм юнәлеш бирү, энергия һәм позитив белән тулыландыру – аның иң яхшы профессиональ сыйфатларының берсе булды. Бик нык кайгырабыз», – дип билгеләделәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында.

  • Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2009-2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышы депутаты булып сайланган (2014-2018).
  • 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.

Хушлашу мәрасиме 30 гыйнварда Казан дәүләт медицина академиясе бинасында (Казан, Бутлеров урамы, 36 йорт), дигән хәбәр чыккан иде. Әмма хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, бу үзгәртелә.

Хушлашу мәрасиме Казанда Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, 35нче бина) узачак. 

Чараны иртәнге 8.00 сәгатьтә башлау планлаштырылган. Гражданлык панихидасы 10.00 сәгатьтә башлана.

 Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100