Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның хатыны 28 млн сумлык йортларын күрсәтте: «Ирем белән йокы бүлмәләре аерым»

news_top_970_100
Марат Мухинның хатыны 28 млн сумлык йортларын күрсәтте: «Ирем белән йокы бүлмәләре аерым»
Фото: Видеодан скриншот

Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухин белән аның хатыны, блогер, бизнесвумен Гөлия Вәлиәхмәтова һәм нәни кызлары Амира яңа йортларына күченеп яши башлады.

Аларга кунакка «көчләү» маддәсе буенча утырган егетен, соңрак ирен (колониядә язылыштылар) 5 ел көтеп алган блогер Эльвира Әхмәтшина кунакка килде һәм рум-тур ясады. Йортны Гөлия үзе күрсәтте. Видеоларны да социаль челтәрдәге сәхифәсендә Эльвира куйды.

Яшь гаилә бу йортны 2 ел төзегән. Ул 28 миллион сумлык булган. «Әле бу – экономияләргә мөмкин булганда экономияләп. Ирем белән йокы бүлмәләре аерым, чөнки ул гырлый һәм юрганны урлый. Төн – ул йоклар өчен. Кызым әлегә минем белән йоклый, чөнки үз бүлмәсендә йокларга курка», – дип сөйләп бүлмәләр белән таныштырды Гөлия.

Шушы көннәрдә яшь гаилә йорт территориясен дә төзекләндерде: балчык китерттеләр, каядыр – газон, каядыр асфальт җәйделәр. «Бу эшләргә киткән чыгым да 500-600 мең сум булды, әле бу – агачларны санамыйча», – дигән иде блогер, кунакка килгән әбисе кызыксынгач.

Гөлия Вәлиәхмәтова ялланган эшчеләргә 2 агач – алмагач һәм декоратив алмагач утырттырды. Аның берсе 37 мең сумнан артык тора, бу алмагачта берьюлы 3 сортлы алма үсәчәк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 июнь 2024
    Исемсез
    Зачем это народу? Молодые ребята погибают на украине, а вы хвалитесь.Узегез генэ белегездэ торогооз исэн имин.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100