Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның хатыннары очрашкан

news_top_970_100
Марат Мухинның хатыннары очрашкан

Татар эстрадасындагы бик күп җырчыларга аранжировкалар ясаучы Марат Мухинның икенче тапкыр гаилә корып яшәвен беләбез. Аның беренче тормыш иптәше Дилә Нигъмәтуллина да, хәзерге хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова да – җәмгыятьтә билгеле кешеләр. Берсе – җырчы, берсе – 260 мең аудиториясе булган блогер.

Моңа кадәр Мухинның элеккеге һәм хәзерге хатыннары – Дилә Нигъмәтуллина белән Гөлия Вәлиәхмәтова – шәхсән таныш булмаган булса кирәк. Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдә: «Менә без таныштык та (иремнең беренче хатыны белән)», – дигән язу белән уртак фотоларын урнаштырган.

Бергә төшкән фотолар Дилә Нигъмәтуллина аккаунтында да бар. Дилә үзенең язылучыларына Гөлиянең кем булуын аңлатып тормаган. Тыйнак кына: «Блогерларның ябык кичәсе. Гөлия Вәлиәхмәтова белән фотога төштек», – дип кенә чикләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100