Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова блогерлык күпме акча китерүен әйтте

news_top_970_100
Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова блогерлык күпме акча китерүен әйтте
"Татар-информ" архивы

Марат Мухинның тормыш иптәше – бизнесвумен Гөлия Вәлиәхмәтова – танылган блогер да. Ул ТМТВ каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында ни өчен аны яратып караулары һәм күпме акча эшләве турында әйтте.

«Блогер булу – ул эш. Аны сыйфатлы итәсе килә. Минем сценаристым һәм операторым бар. Бер көндә 20 көнлек видео төшерә алабыз. Эшлисе килмәгән, кәеф булмаган вакыт та була. Менә беркөнне 9 видео гына төшердек. Ул да аз түгел. Аның өчен төрле киемнәр, башка кирәк-яраклар кирәк. Алар белән машина тула.

Блогерлыктан аена 500 мең сум һәм аннан да күбрәк акча керә. Эшләсәң була, эшләмәсәң – юк. 

Блок алып барганда «отличница» булып кыланмыйм. «Ник моны күрсәтәсең, ник ул хакта сөйлисең», – ди әни. Минемчә, шулай кызыграк. Хәзер өйдәгеләр дә ияләшеп килә инде, алай әйтмиләр. Бездә булган хәлләр барлык гаиләдә дә бар бит. Мин аларга шул хакта аңлатам. Зурәнием дә бу эшемне хуплый. «Кызым, бәлеш чыгарам, төшерәсеңме?» – ди.

Гөлия Вәлиәхмәтова блогерлык турында «ТМТВ» каналы видеосында 43.10 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100