Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинны чит ил аэропортында полиция тоткарлаган

news_top_970_100
Марат Мухинны чит ил аэропортында полиция тоткарлаган
социаль челтәрләр

Аранжировкалар остасы Марат Мухин белән аның тормыш иптәше, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова зур сәяхәткә кузгалганнар. Гаилә декабрь ахырына кадәр Нью-Йоркта ял итәчәк. Тик Мухиннар гаиләсенең сәяхәте маҗараларсыз гына булмаган. Бу хакта Гөлия Вәлиәхмәтова үзенең сәхифәсендә сөйли.

Иң башта Марат белән Гөлия Казаннан Истанбулга оча алмыйча иза чиккәннәр. Алар утырасы самолет, һава торышы начар булу сәбәпле, Уфага төшкән. Гаиләгә көне буе самолетның Уфадан Казанга кайтканын көтәргә туры килгән. Истанбулдан Нью-Йоркка килгәч тә барысы да шома гына бармаган. Паспорт өстәле аша узганда, Маратны полиция хезмәткәрләре алып киткән.

«Мараттан кайда эшләве, нинди кунакханаләрдә тукталачагы, Истанбулда ничә көн булачагы, әти-әнисе, балалары, хатыны турында сорашканнар. Барыбызның да телефон номерларыбызны алганнар. Маратка моны «илнең куркынычсызлыгы максатларында бездә барлык мәгълүмат булырга тиеш» дип аңлатканнар», – дип сөйләгән сторисларында Гөлия.

Әлегә сәяхәтләр яратучы гаилә аэропорт янәшәсендәге кунакханәдә тукталган.

«Бүген без минем хыялымдагы кунакханәгә күченәбез. Биредә «Один дома-2» фильмы төшерелгән», – дип, шатлыгы белән уртаклашкан блогер. Ләкин Мухиннар анда 1 генә төн уздырачак. Чөнки кунакханәдә яшәү тәүлегенә 190 мең сум тора.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 декабрь 2023
    Исемсез
    бу шырдый бырдый жырчылар ник хаман СВОга озатылмады ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100