Композитор, аранжировкалар ясаучы Марат Мухин социаль челтәрләрдә үзе һәм сәхнәдәш дусларының унбиш ел элек төшкән фотоларын күрсәткән.
Иң беренче фото 2005 елгы. Анда, Салават Миңнеханов белән кочаклашып, «Эссе» төркеме солисты Нияз Вәлиев басып тора.
Икенче фотода – Иркә белән Ландыш Нигъмәтҗанова. Бу аларның сердәшләр булып, «Якын дус берәү генә» дип җырлап йөргән чаклары булса кирәк. «Кайсы ел икәнен хәтерләмим», – дип язган Марат.
Аның архив фотолары арасында баян күтәреп төшкән яшь Раяз Фасыйхов та табылган.
Ә соңгы фотода кемнәрне таныйсыз?