Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе янында күзләре бәхеттән яна»: Марат Мухин кызының чыгарылыш бәйрәменә килгән

news_top_970_100
«Әтисе янында күзләре бәхеттән яна»: Марат Мухин кызының чыгарылыш бәйрәменә килгән
Фотолар Марат Мухинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы артистларына аранжировкалар ясаучы Марат Мухин кызы Сәфинәне башлангыч сыйныфны тәмамлап, 5нче сыйныфка күчүе белән котлаган. Әтисе бу көнне тулысынча кызына багышлаган, аның мәктәптәге бәйрәм кичәсенә дә килгән. Сәфинә 186нчы лицейда белем ала.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Марат Мухинны кызы белән сирәк аралашуда гаепләүчеләр дә күренгәли. Маратның хәзерге тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтованың сәхифәсенә дә Марат белән Сәфинә мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар күп килә.

Бу юлы әти белән кызның бергә төшкән фотосы янында гел уңай, җылы сүзләр генә калдырганнар. «Әтисе янәшәсендә Сәфинәнең күзләре бәхеттән яна», – дигәннәр. Виртуаль дуслары Сәфинәнең әтисе кызы булуын да искәрткән. «Әтисеннән өзелеп төшкән диярсең», «Әтисе алып кайтканмыни! Бик матур кызыгыз, Марат», – дип язганнар.

Сәфинә – Маратның җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән беренче никахыннан туган кызы. Ул бүгенге көндә блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән Амира исемле тагын бер кыз үстерә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100