news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Мухин белән хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова кызыклы килешү төзегән

news_top
Марат Мухин белән хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова кызыклы килешү төзегән
Рамил Гали

Аранжировкалар ясаучы, композитор Марат Мухиннның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова иренә килешү төзергә тәкъдим иткән.  Бу акыллы фикер Гөлиянең башына Дубайда, диңгез ярында кызынып  яткан вакытта килгән. 

«Марат бер ай эчендә 5 килограмм авырлык җыярга, ә мин, киресенчә, 5 килограммга ябыгырга тиеш. Әгәр Марат бу шартны үтәми икән, миңа 100 мең сум акча бирә, ябыга алмасам – мин бирәм. Миңа калса, бу бик шәп стимул. Әмма Маратның ризалашырга теләге юк», – дигән блогер.

«Чөнки мин ул авырлыкны җыя алмаячакмын. Шулай да, мин уйлап карармын», – дип сүз биргән Гөлиягә ире. 

Гөлиянең бер виртуаль дусты: «Авырлыкны җыюга караганда ташлавы күпкә җиңелрәк бит. Марат 5 килограммны тәүлек буе ашап утырып та җыя алмаска мөмкин. Шуңа күрә 100 меңне инде үзегезнеке дип саный аласыз», – дип язып куйган, шаяртып. 

«Мин бит май катламы турында сөйләмәдем. Мускулларын үстерсен. Мускул майга караганда авыррак. Күнегүләр ясасын», – дигән аңа каршы Гөлия. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар