Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухин белән Гөлия Вәлиәхмәтова гомрә хаҗына киткән

news_top_970_100
Марат Мухин белән Гөлия Вәлиәхмәтова гомрә хаҗына киткән
Социаль челтәрләр

Татар эстрадасы артистларына аранжировкалар ясаучы Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова белән гомрә хаҗына киткән.

Изге сәфәргә Гөлиянең әти-әнисе, башка туганнары, шулай ук әнисе белән блогер дусты Равил Закиров та кушылган. Юлдагы тәэсирләре белән Гөлия Вәлиәхмәтова үзенең сәхифәсендә бүлешеп бара.

Хаҗга Гөлиянең олы яшьтәге әбисен дә алып барырга булганнар. «Аны физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен коляскага утырттык, чөнки үз аягында озак йөри алмый. Аэропорт хезмәткәрләре коляскадагы пассажирларны самолетка башкалар утырганчы, иң алдан, үзләре утырта, ә иң ахырдан чыгара. Гомумән, аларны бөтен җирдә шулай чиратсыз йөртәләр. Шундый мөнәсәбәт булуы бик сөендерә. Ләкин моның бер тискәре ягы да бар – әби гел бездән аерым йөри», – дип сөйләгән Гөлия.

Аэропортта ук ир-атлар махсус ак тукымадан тегелгән киемнәр кигәннәр. Истанбулда тукталыш ясаганнан соң, гаилә Джиддага очкан. «Аннан туп-туры Мәккәгә юл тотачакбыз», – дип сөйләгән Гөлия сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100