Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухин белән бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кызлары Амираның 4 яшьлеген, зурлап, Нурлатта үткәрде.
Бәйрәм мәйданында күккә ашкан батут, фотозона, балалар өчен уеннар һәм җыр-бию өчен мәйданчык булдырылган.
Кунаклар арасында гаиләнең туганнары, якыннары, Марат Мухиннның беренче никахыннан кызы Сәфинә, татар эстрадасы җырчылары – Сиринә Зәйнетдинова, Римма Никитина, Гүзәл Әхмәтова һ.б., шулай ук Гөлиянең блогер дуслары бар.
Нәни кызчыкның әти-әнисе бәйрәмдә кунаклар белән рәхәтләнеп күңел ача.