news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның икенче хатыны Гөлия: «Үземнең даруханәм, киемнәр кибетем бар»

«Аерылган ир белән тормышны бәйләүдә проблема күрмим. Аерылышулар һәркемдә булырга мөмкин», - дип язган Гөлия Вәлиәхмәтова.

news_top
Марат Мухинның  икенче хатыны Гөлия: «Үземнең даруханәм, киемнәр кибетем бар»
Марат Мухинның Инстаграм аккаунтыннан

Аранжировкалар остасы Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия инстачыларның кызыклы сорауларына җавап бирде.

«Маратка кадәр кияүдә булган идегезме? Аерылган ир белән тормыш корырга ничек җөрьәт иттегез?» — дип сораучыга Гөлия болай җавап биргән:

«Юк, кияүдә булганым юк иде. Аерылган ир белән тормышны бәйләүдә проблема күрмим. Аерылышулар һәркемдә булырга мөмкин».

«Иремнең уңай сыйфатлары бик күп. Иң ошаганы - ул бик әйбәт, игътибарлы, кайгыртучан, мөлаем. Иң мөһиме - ул бик талантлы кеше.

«Нәрсә белән шөгыльләнәсез?» — дип кызыксынган бер инстачы.

«Минем даруханәм, киемнәр кибетем бар. Сәяхәт итәргә бик яратам!» — дип җавап биргән Гөлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар