news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның хатыны: «Минем аша Маратка җыр яздырырга килергә теләүчеләр бар»

«Минем беркайчан да „Моның белән эшлә, монысы белән эшләмә“, — дип әйткәнем юк», — диде Гөлия Вәлиәхмәтова.

news_top
Марат Мухинның хатыны: «Минем аша Маратка җыр яздырырга килергә теләүчеләр бар»
Рамил Гали

Композитор Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова үзе аша Маратка чиратсыз гына җыр яздырырга килергә теләүче җырчылар булганын әйтте.

«Минем аша Маратка җыр яздырырга килергә теләүчеләр булды. Алар миннән: „Мараттан сорап кара әле“, — дип сорыйлар. Мин Маратка әйткәч, ул: „Миңа язсыннар“, — ди. Аларны тоташтырам инде. Маратның вакыты юк, Инстаграмда бөтен кешегә дә җавап бирми ул», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

«Бу — тәкъдим итү генә, мин аның эшләренә тыгылмыйм», — ди ул. «Мин әйткәч, Марат ул кеше белән сөйләшә. Аннан соң мин тыгылмыйм. Бик каты сораучылар, танышлар булса, мин: «Ничек анда?» — дип сорап куя алам. Ә болай, еш сорамыйлар.

Мин беркайчан да каты бәрелмим, бу тәкъдим итү генә. Бәлки, эшлисе килмидер, аргандыр. Минем беркайчан да «Моның белән эшлә, монысы белән эшләмә», — дип әйткәнем юк», — дип сөйләде Гөлия Вәлиәхмәтова.

  • Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар