Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова белән әниләргә багышланган җыр яздырган
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова яңа җыр белән инстаграмдагы сәхифәсендә уртаклашкан.
Композитор Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова белән әниләргә багышланган җыр яздырган. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова яңа җырны дәү әнисенең 75 яшьлегенә бүләк итеп инстаграм сәхифәсенә куйган.
Инстачылар җырны ошаткан. «Матур дуэт», «Матур җырлыйсыз», «Ут булган» кебек комментарийлар белән канатландырганнар блогерны.
«Гөлия, сиңа сәхнәгә чыгарга кирәк. Күңелгә үтәрлек итеп җырлыйсың», — дип язган Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев.