Марат Мухин Айгөл Рәхимова белән: "Бу безнең туй фотосы"
Композитор һәм аранжировщик Марат Мухин җырчы Айгөл Рәхимова белән бергә төшкән фотосын үзенең Инстаграм битенә кертте.
“Безнең туй фотобыз”, - дип язып куйган Марат Мухин.
Маратның әлеге гамәле күпләрне гаҗәпкә калдырды. “Ә сезнең иптәшегез Дилә Нигъмәтуллина түгелмени?” – дип сораучылар да бар. Маратка карата язучылар күп.
“Күптән түгел Сөмбелне кочаклап утыра иде, аңлашылып бетми әле”, дип язган бер укучы. Әле күптән түгел генә Марат Мухин Сөмбел Билалова белән төшкән фото урнаштырган иде.
“Дилә Нигъмәтуллина болардан йөз тапкырга яхшырак! Сезгә карап җирәнәм. Кеше көлкесе”.
“Маратның башка хатын-кызлар белән йөзләп фото, ә Дилә белән берәү дә юк, шикле иде. Нишләтәсең, бу – тормыш. Төрле хәлләр була, “не нам судить”, ә Айгөл Рәхимова миңа бик ошый, дөрес икән, бәхет кенә телисе кала”.
“Марат котырта, ә сез котырасыз. Кешедә ни эшегез бар, кем белән тели, шуның белән яши. И, Ходаем, үзегезне белегез”.
Маратны хуплап язучылар да күп:
“Моның шаяру икәнен аңласам да, икегез бик пар килгәнсез, икегезне дә яратам!”, “Пар килгәннәр, чибәрчиклар”, - дигәннәр.