Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров: “Хәзер минем юлларым озын түгел инде...”

news_top_970_100
Марат Кәбиров: “Хәзер минем юлларым озын түгел инде...”
Салават Камалетдинов

Әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итүче, язучы Марат Кәбиров ВКонтакте социаль челтәрендә «Юллар көтә» шигыренең язылу тарихы белән уртаклашкан. Әлеге шигырь мәрхүмә җырчы Хәния Фәрхи белән дә бәйле икән.

Язучы моны ничектер сагыну катыш моңсулык белән искә алган, хәзер инде олыгаюын искәрткән. Күрәсең, бу мизгелләрдә аның күңел халәте шундый булгандыр. Хәер, кем сагынмый инде яшьлекне...

«Мин үземнең язган чакларымны сагыныр яшькә җиттем. Хәния Фәрхи шылтырата: «Марат, шундый көй бар, шигырь кирәк», – ди. Көйне тыңлыйм да: «Апа, будет», – дип телефонны куям. Балконга чыгып тәмәке кабызам. Ә шигырь тәмәке төтенен ертып керә, тотып тыйгысыз. Мин бер бит кәгазь һәм улымның математика буенча өй эшләрен тикшерә торган кызыл пасталы ручканы алып, кабат балконга чыгам. Мин берни дә тырышмыйм, кулларымны Ходай үзе йөртә. Колакта моң яңгырый, Хәниянең тавышы һәм минем язмышым:

Төрле чаклар булыр әле,

Юлларым озын әле...

Бер егылсам, бер торырмын –

Үземнең юлым әле.

Алда ниләр көткәнлеген

Белергә теләмимен.

Үз юлымның ят ярларга

Атмасын беләмен мин...

2000нче ел бугай инде бу. Уфадагы фатир. Мин шәһәр телефоныннан Хәниягә җыр тексты яздырам:

Күмелермен томаннарга

Калырмын бураннарда...

Кул селтәргә ашыкмагыз,

Үз юлы булганнарга...

Хәния шундук элеп ала да җырлап та җибәрә. Минем керфекләргә яшь бәреп чыга. Чөнки бу – минем язмышым. Бу минем сүзем. Бу – Башкортстандагы татар баласының якташларына һәм Казанга әйтә торган сүзе:

Кул селтәргә ашыкмагыз...

Миңа әле утыз гына яшь. Мин үземнең кемлегемне беләм... Кемлегемне Уфа да белә бугай – сәхнәгә чыксам, басып каршылый. Килде-китте юмор сөйләп йөргән өчен түгелдер инде ул, шигырьләрем өчендер. Атнабайның башбирмәс рухын дәвам иткәнем өчендер. И, әле дә шул Атнабай бар инде...

Бу Хәниянең йөзәрләгән җыры арасында үз урынын табалмады бугай. Җырчы соңрак аны үзе дә оныта төште. Туган авылыма ниндидер бәйрәм уңаеннан кайткан Ризван Хакимов ничәнчедер сыйныф баласы сөйләгән шушы шигырьгә гашыйк булган. Ризван язырга ярата торган кеше түгел инде, тик бу шигырьнең бер юлын күчереп алган. «Марат, шушыңа җыр язасым килә», – ди. Мин фурмы өчен генә бераз ялындырып тордым да ризалаштым инде. Һәм шушы шигырь икенче гомер белән яши башлады. Ә бәлки ул аның беренче гомере булгандыр... Гөлсирин (Гөлсирин Абдуллина – авт.) җырлавын үзем дә яратам. Челтерәп кенә тора бит ул! Бәхетле булсын бала...

Хәзер минем юлларым озын түгел инде. Шушы шигырьгә дә – егерме ел. Ә ул картаерга теләми, «заразы». Ул әле дә үзенчә ишетелә:

Булыр биеп шатланыр чак,

Булыр еларлык чагым.

Елатырлык кайгыларны

Җиңеп чыгарлык чагым...» – дип бик мәгънәле шигырь юллары белән уртаклашкан Марат Кәбиров.

«Тарихын укыгач, җыр бөтенләй башкача кабул ителә, җылырак диимме...», «Китапларыгызны яратып укыйбыз. Рәхмәт сезгә!», «Марат, тазалык телим, берүк исән-сау бул», «Сәләтле якташым!», «Бөтен иҗатыңны яратам, Марат. Исән-сау гына бул! Тукай премияләрен алып, бергәләшеп шатланырга язсын!» – дип язганар язучының виртуаль дуслары, тугры укучылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100