Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров эстрададан китәргә мәҗбүр булуын язган: «Акрынлап кире кайтаралар бугай»

news_top_970_100
Марат Кәбиров эстрададан китәргә мәҗбүр булуын язган: «Акрынлап кире кайтаралар бугай»
Марат Кәбировның социаль челтәрдәге битеннән

Марат Кәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә җыр өчен шигырьләр яза башларга җыенуы турында хәбәр итә.

«Мин озак еллар буена бик популяр җырчыларның концертларын алып бардым, аларга сценарийлар, юмористик әсәрләр, җыр текстлары яздым. Һәм бу бик нык арытты. Хәтта ялкытты да. Шуңа күрә эстрададан китәргә мәҗбүр булдым. Соңгы берничә елда бер артист белән дә диярлек хезмәттәшлек итмәдем.

Тик акрынлап кына кире кайтаралар бугай. Тынгылык бирмиләр, сораулар явып тора. Хәзер сәхнәләрдә юморист булып адәм көлдереп йөрергә теләк юк инде. Тик җыр өчен шигырьләр язмыйча булмастыр.

Соңгы арада танылган композиторлар Ризван Хәкимов, Айдар Тимербаев белән берничә җыр яздык. Аларны Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин башкарачак. Сез аларны ишетерсез. Яшьләрдән, мин белеп бетермәгән җырчылардан бик күп сораулар килә. Аларның да теләген кире кагып булмас инде.

Ә сезгә нинди темалар якын? «Эх, менә шул хакта җыр язсыннар иде» дигән теләкләрегез бармы? Гомумән... Эшкә җитди итеп тотыныр алдыннан бер сөйләшеп алыйк әле. Бүгенге татар эстрадасына нинди җырлар җитми? Сез бүгенге татар эстрадасын нинди итеп күрергә теләр идегез?» – дип, язылучыларына мөрәҗәгать иткән ул.

«Нинди темага илһамыгыз килә, шуңа языгыз, сезнен шигырьләрегез искиткеч мәгънәле, йөрәккә үтеп керә торган бит, Марат абый»;

«Һәр җырыгызны яратып тыңлыйбыз, яңаларын көтеп калабыз. Сезнең җырларыгыз бер көнлек түгел, бигрәк тә көйләрен Ризван Хәкимов язганы. Иҗади уңышлар, иҗат чишмәгез ургып торсын», – дигән теләкләр белдергән язучының иҗатын яратучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100