Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров: Язучы халкыннан ерак китә алмый – я китми, я бөтенләй китә

Татар язучысы, әдәбиятның төрле өлкәсендә иҗат итүче, күпсанлы китаплар авторы – Марат Кәбировның “Китап” басмасын тәкъдим итү чарасы узды. Автор кызыксындырган сорауларга җавап биреп, автограф-сессия дә үткәрде.

news_top_970_100
Марат Кәбиров: Язучы халкыннан ерак китә алмый – я китми, я бөтенләй китә

“Без бүген гаҗәеп кешенең уникаль китабы белән танышырга дип җыелдык. “Китап”ның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Беренчедән, аның аһәңле теле, телендәге динамикасы, кызыклы фикере китапны укучылар тарафыннан яратып кабул итәргә мәҗбүр иткәндер дип уйлыйм. Маратның язучылар арасында иң яхшы, алга киткән шәхси сайты бар. Татарыбызның алдынгы, үзенчәлекле кешесе бар икән дип сокланып карыйбыз Маратка”, – диде кереш сүзендә Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев.


Марат Кәбиров укучыларга автографлар өләште, аларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. 


“Үткән меңьеллыкта антиутопияне – Г.Исхакый, бу меңьеллыкта мин яздым”

“Мин бүген сәеррәк хәлдә. Һәрбер китабымны киң җәмәгатьчелеккә курка-курка гына тәкъдим итәм. “Нигә яздым икән?” - дип уйлап куям, чөнки мин ниндидер яңарак әйбер белән, безгә ят булган темаларда, жанраларда язам, әйтик, магик реализм, хоррор, фэнтези – болар татар әдәбиятында әле юк иде. “Ничек кабул итәрләр, алучы булырмы, китап киштәләрендә тузан җыеп ятмаслармы икән?” - дигән борчылу белән тәкъдим итәсең... Сирәк жанрларның берсе – антиутопия – татарда йөз елга бер тапкыр гына языла, мең елга бер дисәң дә була. Үткән меңъеллыкта Гаяз Исхакый иҗат иткән, бу меъеллыкта берсен мин яздым, икенчесен язып булмас инде.”

“Китап нәрсә турында?”

“Бу сорауга бер-ике сүз белән җавап биреп булмый. Ике сүз белән әйтеп булса, роман язып этләнмәс тә идем. Бу “Китап” беткәннән соң соңгы чор, чын китап язучылар үлеп беткән вакыт, кешенең рәхәт яшәү турындагы бөтен хыяллары кабул булган. Ләкин аңа нәрсәдер җитми. Моны аңларга дөньяда соңгы язучы калган китабы ярдәмгә килә.”

“Рэй Брэдбериның “Фаренгейт буенча 451 градус” романы белән уртаклык бармы?”

“Уртаклык кына түгел, бу турыдан-туры Р.Брэдбери иҗаты белән бәйләнгән, ул миңа нык тәэсир итте. “Әгәр үсеп җиткән балалары әти-әниләре турында онытса, нәрсә килеп чыгар иде?” – менә шундыйрак типта, минем әсәр дә “әгәр” дигән сүздән барлыкка килде. “Әгәр Брэдбери татар язучысы булса, бу тормышта яшәсә, нәрсә килеп чыгар иде?”. Бу идея миңа бик кызык булып тоелды. Билгеле, әдәбиятта бер үк темага мөрәҗәгать итү бар, шуңа да мин моны зур гөнаһ булыр дип уйламадым. Монда урлашу дигән сүз юк.

Бу Р.Брэдбери белән әңгәмә рәвешендә эшләнгән роман. “Фаренгейт”та китапларга каршы көрәшү чоры бара. “Китап”та китапка каршы көрәшеп тә тормаганнар, кешеләр үзләре акчага алданып китапларны яндырган, китап юкка чыккан. Параллель үткәргән вакытта, бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: монда чагыштырырга мөмкин. “Фаренгейт”та атом сугышы дәвере, ләкин кешеләр китапны сакларга тырыша, алар белән көрәшүчеләр – инквизиторлар бар.

Ә “Китап”та тыныч, матур тормыш, бернинди сугыш та юк, кеше байлык артыннан куып, рәхәт чигеп ята, кешелек китапны үзе үк юкка чыгара. Бәлки, дөньяны кулланучылар, җәмгыятьне әйләндерү шушы атом сугышына караганда да куркынычрактыр? Ягъни “Китап”та инквизитор - халык үзе. Шундый караш ике романны ике яссылыкка күчерә. Әгәр ике әйбәт язучы, бер үк темага тотына икән, ике әйбәт әйбер килеп чыга.”

“Матрица үзе үк нәрсә беләндер охшаш әйбер”

“Ишеткәнегез бардыр, Франция галимнәре бер-берсеннән бик еракта торган кисәкчәләрнең үзара бәйләнешкә керә алуын ачкан. Бу Эйнштейн теориясе белән кисәк кенә каршылыкка керә. Шуңа җавап рәвешендә инглиз галиме Дэвид Бом бер галәмнең голографик моделе теориясен тәкъдим итә. Шундый нәтиҗәгә килә: бернинди дә объектив чынбарлык юк, бөтен нәрсә гигант дәрәҗәдәге голограмма. Ул аквариум принцибы нигезендә аңлата. Менә шушы нигездә барлыкка килгән матрица инде ул. Ул “Китап”та бар.

“Начар темалар булмый”

“Дөньяга чыгу мөмкиндер ул, чөнки темаларның уртак булуы хәзерге вакытта мөһим түгел бит. Минемчә, начар темалар булмый. Дөнья әдәбиятын яуларга тырышу бездә бар ул. Мин моңа бик шикләнебрәк карыйм, син кайда – дөнья шунда. Дөнья әдәбияты дигәндә дә, миңа татарлар күз алдына килә. Аерым язучылар гына дөньяга чыга алмый торгандыр. Язучы халкыннан ерак китә алмый, ул йә ерак китми, йә ерак китсә, бөтенләй китә. Бу, гомумән, иҗат кешеләренә дә хас әйбер. Моның иң типик мисалы – Рудольф Нуриев булырга мөмкин. Нуриев татардан китте, ләкин зарланып түгел, киресенчә, татарлыгын яшереп йөрмәде. Ә бит яшереп, татарлардан гарьләнеп, рәнҗеп, ачуланып китүчеләр дә бар. Берсен дә гаепли торган әйбер түгел. Рудольф татардан китте, дөньяны яулады, ләкин аңа карап кына без “бүгенге татарның балет сәнгате” дөньяны яулый дип әйтә алмыйбыз бит. Татар балеты бер нәрсә, Нуриев инде икенче мәсьәлә.

Шулай ук язучылар да. Татар әдәбияты бер, теге язучының иҗаты икенче төрле әйбер булып кала. Халыкның әдәбияты дөньяны яуласын өчен, ул халык көчле булырга тиеш. Талантларын күтәрә алган халык кына көчле була ала. Дөньяны яулау өчен бер рецепт тәкъдим итә алам: Татарстанда, Россиядә булсынмы, талантларга яшәргә чыдамаслык шартлар тудырырга кирәк. Америкага, Франциягә, Аурупага чыгып качсын, әмма алар барыбер танылачак, менә шул вакытта без мактаначакбыз: “О, болар татар бит!”, – дип. Чит ил әйберләрен кертү һәм үзеңнекен читкә чыгару булырга тиеш".

“Китаплар киштәдә ятмый, бетә бара, әллә чебен үтерергә алалар инде?"

Әллә тагын... Укып караган да юк бит әле. Һәрбер язган әсәрем күпмедер дәрәҗәдә үзгәртә торганадыр инде. Байый барасыңмы, ярлылана барасыңмы, ниндидер үзгәреш була. Акыл артмый. “Мине укыйлармы икән?” дигән шик бар иде, китаплар киштәдә ятмый, бетә бара, әллә чебен үтерергә алалар инде?

“Популяр буласың килсә, дураклар өчен язарга кирәк

Хатын-кызлар аңлый торгандыр, минем әсәрләр паралеллель рәвештә бөтенесе берьюлы язылып бара. Мин популяр булырга тырышып язмыйм. Популяр буласың килсә, дураклар өчен язарга кирәк, чөнки алар күбрәк. Һәрбер әсәр үзенең бер формасы, стиле белән туа. Илһам ничек киләме? Югары сүз белән әйтәсем килми, эшләү теләге дип әйтергә мөмкин. Миңа илһамны иҗатымны яратучылар һәм хурлаучылар бирә. Мин тере персонажны уйлап чыгарам да, шуның артыннан язып кына барам. Ниндидер әзер схемалар буенча эшләү миңа авыр булыр кебек, чөнки монда инде үзеңә эшләргә туры килә. Дөресен әйткәндә, “Китап”ны ике-өч ай эчендә яздым. Китап язылып беткәч, суынырга дип салып куям да, икенче эшкә тотынам. Аннары онытылганчы, яңа әйбер кебек караган төсле, төзәтеп чыгам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100