Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров Роберт Миңнуллинны сагына: «Абый белән энекәш шикелле идек»

Халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 1 августта 72 яшь тулган булыр иде. Язучы Марат Кәбиров шагыйрь белән бәйле истәлекләре, фикерләре һәм шигърият турындагы уйланулары белән бүлеште.

news_top_970_100
Марат Кәбиров Роберт Миңнуллинны сагына: «Абый белән энекәш шикелле идек»
Рамил Гали

Без адәм балалары кызык кына бит инде. Кем, нәрсә турында гына сөйләсәк тә, үзебезгә барып тоташабыз. Шуңа күрә бу Роберт Миңнуллин турында гына булмас. Минем турыда һәм минем иҗатыма, шәхесемә Роберт Миңнуллинның тәэсире турында да сүз булыр.

Чын шагыйрьләр белән беренче очрашуым

Язучылар арасында кызык бер мөнәсәбәт хөкем сөрә: язучыларның күбесе язучыларның күбесен яратмый. Кызык ул менә. Әгәр син талантлы икән, сине талантсыз язучылар яратмый — көнләшәләр. Әгәр син талантсыз икән, сине талантлылар яратмый — санга сукмыйлар. Шуңа күрә уртакул язучы булырга кирәк. Уртакул булсаң, сине талантлылар гафу итә, талантсызлар талантлыга чутлый. Ләкин мондый бәхет бөтен кешегә дә эләкми.

Без икебез дә талантлы идек. Мин аны белмим әле… Сигезенчедә укыганда күршедәге Кадер авылына алып киттеләр. Монда ниндидер әдәби кичә була, Яркәйдән «Маяк» газетасыннан шагыйрь Ренат Хәйри килгән. Ниндидер Роберт Миңнуллин, Казаннан. Авыл табыннарында гел җырлана торган «Без биш бала үстек әнкәй белән» дигән җырның авторы шул икән.

Башта ятсыныбрак торсам да, тиз күнегешеп киттек. Болар минем иң беренче күргән, иң чын шагыйрьләрем иде! Шуңа һәркайсына текәлебрәк карарга тырыштым. Икесе дә әйбәт, кигән киемнәреннән үк затлы икәннәре күренеп тора. Икесе дә юмор остасы, шулхәтле шаярталар, шулхәтле укучыларның сорауларын элеп алалар да, селкеп кенә салалар. Менә шушы чын шагыйрьләр белән бергә миңа да шигырь укырга куштылар. Укытучы кушкач, кая барасың инде, укыдым. Соңыннан сөйләшеп киттек. Әй, шагыйрь булсалар да, гади генә икән бит болар, шундый ихлас! Менә мин хәзер аңлыйм: алар мине үз дәрәҗәсенә күтәрә алганнар. Чын шагыйрьләр белән беренче очрашуым, беренче сабак шул булды. Шагыйрь янында һәркем үзен шагыйрь итеп тоярга тиеш!

Менә мин хәзер аңлыйм: алар мине үз дәрәҗәсенә күтәрә алганнар. Чын шагыйрьләр белән беренче очрашуым, беренче сабак шул булды. Шагыйрь янында һәркем үзен шагыйрь итеп тоярга тиеш!

Роберт абый — минем остазым

Без икебез дә «ничава» гына язучы булдык. Теге талантлылар дигән төркемгә карый торган. Шуңа күрә «Сез икегез дә бер тирәдә эшлисез, икегез дә танылган, бер-берегездән көнләшү булмадымы?» — дигән сораулар да булгалады. Юк, булмады. Мин Роберт Миңнуллинны һәрвакыт үземнең остазларымның берсе итеп исәпләдем. Остазлар шәкертләреннән көнләшмиләр, алар шәкертләре өчен сөенәләр генә. Роберт абый һәрвакыт минем уңышларыма сөенеп, уңышсызлыкларым өчен көенеп яшәде. Ул һәрвакыт мине күтәрергә тырышты. Без инде бер-беребезгә матур сүзләр әйтмәсәк тә, ул читтә матур сүзләр әйтте. Ә мин… Минем әйтә торган бер сүзем бар. Мин аны тагын әйтергә мәҗбүрмен — татар әдәбиятында мин көнләшерлек язучы тумаган әле.

Шунда Роберт абый шигырьләремне сорап алды. Мин инде бик өметләнеп берәр җирдә бастырырмы икән дип көтсәм дә, бастырмады. Казанга күченеп килгәч кенә белдем, Госман Садә әйтте. Ул шушы очрашудан кайткач, «Бигештә бер талантлы егет бар, ул безнең барыбыздан да көчлерәк, ул монда барыбер киләчәк әле, сез аны бер күрерсез әле», — дип әйткән. Моны ишеткәндә мин инде шактый гына танылган язучы идем. Шуннан Роберт абыйның үзеннән сорадым: «Син ул вакытта ук минем Казанга киләсемне дә күрә алдыңмы?» — дип. Гадәттәгечә, мыек астыннан гына елмаеп: «Талантлы татарны бөтен юллар да Казанга китерә», — дип куйды.

Шуннан Роберт абыйның үзеннән сорадым: «Син ул вакытта ук минем Казанга киләсемне дә күрә алдыңмы?» — дип. Гадәттәгечә, мыек астыннан гына елмаеп: «Талантлы татарны бөтен юллар да Казанга китерә», — дип куйды.

Шигърият — ул хикмәт

Мин аны өлкән абыем кебек кабул иттем. Ул да энекәше кебек якын күрде. Бу якташлык белән дә бәйледер инде, ләкин аның белән генә дә чикләнми. Әгәр күңелеңдә рухи туганлык тойгысы юк булмаса, бер төбәктә тууың гына берни дә тормый. Бездә туганлык хисе бар, без бер-беребезне ярата идек: абый белән энекәш шикелле. Төрле тарафларда йөрсәк тә, тамырларыбыз уртак булгандыр. Ул тамыр — шигърият. Без бит бу өлкәдә дә күпмедер дәрәҗәдә бер-беребезгә охшаганбыз.

Безнең шигырьләр адәм күтәргесез образлыкка, авыр артиллерия сыман авыр метафораларга корылмаган, без гади генә итеп язабыз. Бөтен кеше дә аңларлык итеп. Бездәге образлар бик күзгә ташланып тормый. Шигырьләребез дә кайчагында бик примитив кебек тоела торгандыр. Гаепләүчеләр дә бар. Ләкин бу шигырьләр җырлап тора. Ул шигырьләрдә моң бар.

Шушы моң безнең бәхәсләрнең үзәге дә иде. Роберт абыйның моңы елга өстендәге дулкын шикеллерәк: җиңел, җитез, тиз. Миндә — тирән, шулай кебек тоела инде. Мин бака ояларын, агач тамырларын, тагын әллә нәрсәләрне актарып чыгарам. Менә бу нәрсә Есенин, Высоцкийда бар. Безнең Зөлфәттә, Нияз Акмалда, Мөдәррис Әгъләмдә. Фәлсәфи лирика дулкыны дип әйтергә буладыр, юк дулкын гына да түгел, ә давыл. Мин дә үземне шушы классикларга тиң итеп тойган булам да, Роберт абыйга бәйләнә башлыйм. «Нигә синең гел өстән-өстән генә, нигә актара алмыйсың?» — дигән булам. Ул үпкәләми. Аның үпкәләмәве дә кызык. Ә бит үпкәләүчеләр дә бар. Ул болай дип әйтә иде: «Марат, син аны тагын бер тапкыр укып кара әле». Менә ул шигырьләрне ун кат укып, ятлап бетереп була, ә сизмәскә дә мөмкин, чөнки алар шулкадәр «отшлифованный», шомартылган. Роберт абыйның шигырьләре аһәңлелек ягыннан да, һәм гомумән, бөтен яклап шулхәтле җиренә җиткереп эшләнә, языла торган иде. Бәлки, җиренә җиткерү шигырьнең мәгънәсен аңлауга комачау да итә торгандыр. Бу тайгак юл шикелле. Атлап барасың-барасың да таеп егылгач кына беләсең. Әһә, мин шигырь илендә икән дип уйлыйсың. Аның шигырьләре дә шундыйрак иде. Минем гомер буе иң ярата торган шигыремнең берсе ул:

Шигырьләрең бармый, диеп хәзер беркем бормый.

Шәп шигырьләр язу җиңел, язып кына булмый.

Бу шигырьне әдәбият теориясенең бер канунына да сыйдырып булмый. Анда теориягә кагылышлы бернәрсә дә юк. Ләкин монда хикмәт бар. Шигърият — ул хикмәт. Мин шуны яратам инде. Шигырьдә фәлсәфә дә, психология, физика, математика да булырга тиеш түгел, ә хикмәт булырга тиеш. Хикмәт юк икән, шигырь дә юк. Шигырь — ул әнә шул хикмәте белән, тапталган юлдан күнегелмәгән сукмакка күчерүче көч. Олы юлдан баручылар беркайчан да яңалык уйлап тапмый. Яңалыкны сукмак салучылар ача. Менә бу теорияләргә сыймаган шигърият — ул яңа сукмак.

Шигырь — ул әнә шул хикмәте белән, тапталган юлдан күнегелмәгән сукмакка күчерүче көч. Олы юлдан баручылар беркайчан да яңалык уйлап тапмый. Яңалыкны сукмак салучылар ача. Менә бу теорияләргә сыймаган шигърият — ул яңа сукмак.

Абый белән эне кебек булсак та, без бер-беребезгә төче сүзләр әйтеп, макташып яшәмәдек. Гомер эчендә син әйбәт, талантлы дип берәр мәртәбә мактап әйткән булдымы икән? Булмады. Без бер-беребезнең әйбәтлеген белдек кенә. Ә калганын тиргәштек тә, үпкәләштек тә. Сәбәпчесе ул да, мин дә булдым. Үпкәләшүләрнең озаккарак сузылган чоры да булды. Менә шулай бер-беребезгә эндәшми торган вакытларның берсендә Роберт абый телефоннан шалтырата. Бер тапкыр шалтырата — алмыйм, икенче тапкыр — алмыйм, өченчесендә алмый булмый инде. Әрли ул, тирги мине. «Кая югалдың, бер җирдә бернәрсәң күренми, нәрсә син, Казанга кунакка дип килдеңме? — ди. — Бу — Казан, монда кайнарга кирәк». Мин акланган булам: «Роберт абый, чыгып тора бит инде, теге журналда, бу газетада. Тегеләр белән, болар белән эшлим», — дигән булам. Ә ул үзенекен сөйли. «Сине хәтта мин дә күрмим икән, кемдер күрә дип уйлыйсыңмы?» — ди. Менә мине гомер буе озатып бара торган сүзен әйтте. «Кара, сине күрерләр дип уйлама, син күрми калмаслык итеп эшлә», — ди. Абый буларак, ул шулай көлеп тора иде, хуплап та, хурлап та, үпкәләтеп тә. Энекәш буларак, мин дә тешләшеп алгаладым. Авырттырырлык итеп түгел бугай инде…

Менә мине гомер буе озатып бара торган сүзен әйтте. «Кара, сине күрерләр дип уйлама, син күрми калмаслык итеп эшлә», — ди.

Минем тагын бер нәрсә турында әйтәсем килә. Аны нәрсә дип атаргадыр, диапазон дияргәме икән? Әгәр мунча турында шигырь кирәк икән — Роберт Миңнуллинда, каен турында кирәк икән — Роберт Миңнуллинда… Нинди темага шигырь кирәк, бөтенесе дә бар анда — балалар, олылар өчен дә, теге темага да, бу темага да. Бу дәрәҗәдәге тематик киңлек дөньяның бер шагыйрендә дә юк. Беркемдә дә юк. Мин шигъриятне шактый яхшы белгән кеше буларак әйтә алам. Бу бары тик Роберт Миңнуллинда гына.

Бу дәрәҗәдәге тематик киңлек дөньяның бер шагыйрендә дә юк. Беркемдә дә юк. Мин шигъриятне шактый яхшы белгән кеше буларак әйтә алам. Бу бары тик Роберт Миңнуллинда гына.


Без инде бергәләшеп, чәйләп-мәйләп утыра торган кешеләр булмадык. Уртак планнар кормадык, интригалар төземәдек, сирәк очраштык. Күпчелек аралашу я телефон аша була торган иде, я язышулар аша. Ләкин без дөньяда бер-беребезнең барлыгын белеп, тоеп яшәдек. Менә ул бәлки мистикага кагыла торгандыр. Ләкин дөньяның кайсыдыр почмагында сине яраткан йөрәк тибә икән, бу — бәхет, шуны тоя алуың — бәхет. Барлыгын тою — бәхет.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100