Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров Нәфкать Нигъмәтуллин турында китап яза

Язучы китаптан өзекне инстаграмга урнаштырган.

news_top_970_100
Марат Кәбиров Нәфкать Нигъмәтуллин турында китап яза
https://www.instagram.com/marat_kabirov_official/

Марат Кәбиров Нәфкать Нигъмәтуллин турында китап яза башлаган. Язучы шушы арада инстаграмда: «Безнең Нәфкать белән Наполеон планнары әле. Көннәрнең берсендә мин аның турында роман тәкъдим итәргә мөмкинмен», — дип язган иде. Алдагы постында ул китаптан өзек урнаштырган. Сез китапны укырга әзерме дип сорый ул инстачылардан.

«Әзер, әлбәттә. Нәфкать Нигъмәтуллин турында булгач ничек укымыйсың ди?», «Бу китапны, иң беренче булып, мин алачакмын! Кибет киштәләрендә күренсен генә», — дип язганнар.

Бер инстачы китаптан өзекне ошатып бетермәгән. «Нидер җитмәде әле монда минем өчен. Тиз тапканнар алар яктылыкны. Караңгылык та кирәк бит кешегә урыны белән. Шуның көчен күрсәтү җитми кебек. Яктылык та яктыртыбрак ачылмаган. Хәдистәге шикелле, кыска-кыска гына», — дип язган ул.

Өзектә кечкенә Нәфкатькә абыйсының ана бәхете турында хикәят сөйләве тасвирланган:

«Яшь ана әле юлның башында гына булган. Балаларын күкрәгенә кысып һәм якты бер елмаю белән елмаеп: „Бу бәхетем озакка сузылырмы?“ — дип уйлаган ана. Ә Фәрештә әйткән: „Аналарның юлы җиңел түгел. Син олгаерсың, матурлыгың да, сәләмәтлегең дә шушы килеш калмас. Әмма юлыңның ахры юл башыннан матуррак булыр…“ Ләкин яшь ана әлегедән дә матуррак, әлегедән дә бәхетлерәк вакытны күз алдына китерә алмаган һәм болай дип җавап биргән: ” Алдыйсың ла син… әле мизгелләрдән дә бәхетлерәк чакның булуы мөмкин түгел!»

Нәфкать елмаеп уянды һәм бәләкәй абыйсының таң белән нәрсәдер сөйләвен мәзәксенеп беркадәр тыңлап ятты. Ә абыйсы үз хикәятен дәвам итте:

— Ә төн җиткәч, күкне кара болытлар ялмап алган һәм коточкыч давыл башланган. Барыр юлда берни күренмәгән. Көчле яңгыр койган… ә балалар салкыннан һәм караңгылыктан куркып калтырашкан. Әниләре аларны куена алган да йөрәгенә якынырак кыскан. Җан җылысы балалрга күчкән һәм алар: ” Әни, без бернидән дә курыкмыйбыз. Син безнең белән булганда бернәрсә дә куркыныч түгел!» — дигәннәр.

Таң аткан. Давыл таралган. Һәм алар алда биек тау күргәннәр. Менә башлаганнар. Арыганнар. Аяк-кулларын көч хәл белән тыңлатып алга атлаганнар. Әниләре дә арыган, хәлсезләнгән… әмма ул гел бер сүзне кабатлаган: «Аз гына түзегез, балалар. Аз гына сабырлык — һәм без тау башында булачакбыз!»

Ә тау үренә менеп җиткәч: «Әни, син булмасаң, без монда менә алмас идек”- дигән балалары. Ә кич җиткәч, ана йолдызларга караган да: ” Бу көн кичәгегә караганда уңышлырак. — дигән, — Чөнки кичә балаларым кыюлыкка өйрәнделәр. Ә бүген мин аларга рух көче бирдем.»

Икенче көнне күкне тагын кара болытлар чолгап алган. Көн кара төнгә әверелгән. Шушы караңгылык аша балалар үз әниләрен эзләгән. Һәм тапканнар. Әниләре әйткән: «Сез болытларга түгел, ә кояшка карагыз. Сез караңгылык эченнән яктылык табарга өйрәнегез.» Һәм балалар яктылык эзләгән. Һәм тапканнар. Ана сөенгән: «бу — минем иң бәхетле көнем! — дигән, — Чөнки мин балаларыма Алланы күрсәтә алдым».

Әсәр тиздән Марат Кәбиров сайтында чыга башлаячак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100