news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров авырый: «Телефоннар җавап бирмәскә мөмкин, ләкин мин исән»

Язучы инстаграм сәхифәсендә үзенең авырып китүе турында яза.

news_top
Марат Кәбиров авырый: «Телефоннар җавап бирмәскә мөмкин, ләкин мин исән»
Рамил Гали

Язучы Мәрат Кәбиров, кислород маскасы белән яткан фотосын инстаграмга урнаштырып, авырып китүе турында хәбәр итә.

«Аерым-аерым җавап биреп арыдым, шуңа монда куям. Бөтен эшләр, очрашулар, концертлар, чыгышлар һәм башкалар билгесез вакытка кичектерелә. Мессенджерлар эндәшмәскә, телефоннар җавап бирмәскә мөмкин. Ләкин мин исән. Барлык нәтиҗәләре белән…» — дип язган ул инстаграмга.

Марат Кәбировның иҗатын сөюче инстаграм дуслары, каләмдәшләре үзләренең бу хәбәргә бик борчылуын белдереп, комментарийлар калдырган.

«Бар да әйбәт булыр, Марат! Сөенечле хәбәрләр көтәбез! Терел тизрәк!»;

«Аллаһыбыз ярдәменнән ташламасын. Тизрәк аякка басып, иркен сулап, илһамланып иҗат итәргә язсын. Бу чир белән паникага бирелергә ярамый, көчле булыгыз»;

«Зинһар өчен, бирешмә Марат! Савыга күр! Синең исән-имин булуың милләтебез өчен дә бик кирәк!";

«Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен. Кымыз, томат согы, шулпа эч, яме», — киңәшләр дә биргәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар