news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Галимов сәхнәдәшләренә мөрәҗәгать итә: «Нормаль җырлар җырлагыз әле»

news_top
Марат Галимов сәхнәдәшләренә мөрәҗәгать итә: «Нормаль җырлар җырлагыз әле»
Фото: "Татар-информ" архивы

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Марат Галимов социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчыларга ниндирәк җырлар сайларга икәнен киңәш иткән видео куйган.

«Исәнмесез, хөрмәтле дуслар! Чәч тузган, әмма сүз ул хакта түгел, ә җырчылар турында булачак. Кызганычка, безнең җырчылар бик гадигә күчте. Тексты да юк, сүзләрнең мәгънәсе дә юк. Син мине яраттың да ташладың… Хөрмәтле артистлар, нормальный җырлар җырлагыз әле», – ди ул, шаян җырын тәкъдим итеп.

«Аңлата алганмындыр инде, зинһар үпкәләмәгез», – ди, ул ишарәләп тә, биеп тә аңлатырга тырышканнан соң.

«Бу җыр Фирдүс Тямаевка яхшы булыр иде», – дип язып калдырган тыңлап караучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар