Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Гәрәев: «Минем кызым белән Иркә идарә итә»

«Эфир» каналында «Барс Медиа»дагы вәзгыять турында сөйләштеләр.

news_top_970_100
Марат Гәрәев: «Минем кызым белән Иркә идарә итә»
"Татар-информ" архивы

Исегезгә төшерик, акционерлар арасында бәхәс чыгу сәбәпле, Марат һәм Динә Гәрәевләр «Барс медиа» компаниясеннән китте. Анда җитәкче итеп Айдар Галимовның администраторы Павел Волонихин куелды. Әмма күптән түгел генә Динә Гәрәеваның компаниягә кире кайтуы билгеле булды.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс-Медиа»дан ни өчен китәчәген хәбәр итеп, эстрада дөньясында зур ыгы-зыгы чыгарды, соңыннан пресс-конференция җыйды. «Барс-Медиа»ның 20 елдан артык алыштыргысыз җитәкчесе Марат Гәрәев тә компаниядәге хәлләргә карата үзенең фикерен белдерде.

«Эфир» телерадиокомпаниясенең «Город» тапшыруында хәбәрче Камилә Гобәйдуллинаның сюжеты күрсәтелде. Үзләренең фикерләре белән җырчы Айгөл Рәхимова һәм Марат Гәрәев уртаклашты.

Айгөл Рәхимова Иркә белән бер «бик зур чарада» эшләгән булган: «Минем әлеге чарада катнашуым аңа ошамады, Иркә аны ачык белгертте. Мин игътибар итмәдем. Ул оештыручыларга барып, минем монда нишләп йөргәнемне сораган, карашы ачулы иде. Ярый, минем эшем — җырлау, хезмәтемне башкару. Мин шулай эшләдем дә.

Икенче көнне миңа продюсер шалтыратты: «Сине телевидение, радио, барлык ротацияләрдән һәм „TMTV“ премиясеннән алып аттылар», — ди Айгөл Рәхимова.

«Барс медиа» татар медиа группасына нигез салучы Марат Гәрәев сюжетта яңа фикерен белдерде: «Ышанып әйтә алам, җырчы Иркә „Барс медиа“ компаниясенең иҗади процессы белән идарә итә. Бу — факт. Компания эчендәге барлык нечкәлекләрне беләм. Концерт бүлеге, радио, телевидениенең ничек эшләве белән танышмын. Иркәнең иҗади халәте зур йогынты ясый анда. Минем кызым (Динә Гәрәева — ИТ) белән ул идарә итә булып чыга. Иркә үз максатларын куя, чөнки аңа уңыш, ресурслар кирәк. Кызым моны күрми, кабул итми», — ди ул.

Шул ук вакытта гауга чыгарган хәбәрләргә карата Иркә берни дә әйтми. «Эфир» каналы корреспондентлары аңа шалтыратып карагач, ул «эш белән мәшгуль» булуына ишарә ясый: «Сез минем концерт директорыма шалтырата аласыз. Ул барысын да сөйләр, аңлатыр», — дип җавап бирде җырчы.

Журналистлар аның концерт директоры Лилия Наримановнага шалтыратып карады. «Бу сорауга әлегә мин комментарий бирә алмыйм», — диде ул.

«Компанияне әлеге акционерлар белән коткарып калып булмый. Ул банкротлыкка төшмәячәк дип тә ышанып әйтеп булмый. Акционерларның өлешен сатып ала калса, проблеманы дәүләт кенә хәл итә ала», — дип сөйләде Марат Гәрәев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100