Марат Фәйрушин: «Матур яшьлегем, бәхетле вакытларым Казанда үтте»

Бердәм тавыш бирү көнендә «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында танылган җырчы Марат Файрушин да катнашты. Ул «Болгар радиосы» студиясендә Татарстанда тууы белән бәхетле булуын әйтте.
«Татарстаныбыз гөрләп торсын! Татарстанны, Түбән Камамны, үзем туып үскән Чаллымны бик яратам. Ә Казан белән минем иң якты хатирәләрем бәйле. Яраткан студент чакларым, матур яшьлегем, бәхетле вакытларым Казанда үтте. Барлык ватандашларыбызны бәйрәм белән котлыйм, аларга бәхетле тормыш теләп калам. Татарстаныбыз киләчәктә дә чәчәк атсын», – дип әйтте.
Телемарафон иртәнге 8дә башланып китте һәм 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.