news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Фәйрушин әтисенең нәзерен үтәгән: «Әтием бер ел буе яман чир белән көрәште»

news_top
Марат Фәйрушин әтисенең нәзерен үтәгән: «Әтием бер ел буе яман чир белән көрәште»
Фотоны «Интертат»ка Динә Закирова тәкъдим итте

Татар эстрадасының иң тыйнак һәм талантлы артистларының берсе – Марат Фәйрушин әтисенең нәзерен тормышка ашырган. Баксаң, 1 ел элек җырчының әтисе Рәис Фәйрушинга «яман шеш» дигән куркыныч диагноз куйган булганнар. «Терелеп чыга алсам, авылдашларга хәйрия концерты куяр идек», – дип әйткән булган ул.

Яңа Чишмә районында Марат Фәйрушинның хәйрия концертында булдык. Маратның әтисе Рәис абый 1 ел дәверендә яман чир белән көрәште. «Исән-сау терелеп чыксам, авылдашларыма хәйрия концерты куяр идек», – дип нәзер әйткән. Күптән түгел аңа табибы шалтыратып: «Рәис абый, чирдән арындыгыз, үтеп китте, Аллаһка шөкер», – дип әйткән. Шул уңайдан, без хәйрия концертына кайттык, – дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова.

– Әтием 1 ел буена яман чир белән көрәште. «Яман чирне җиңеп чыга алсам, авылдашларга Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында сольный концертымны хәйрия концерты буларак оештырыр идек», – дигән нәзере бар иде. Ниһаять, әтиемнең нәзере үтәлде. Бик матур концерт куйдык. Килгәннәре өчен авылдашларга рәхмәт. Концертта иҗатташ дусларым – Илфак Хафизов, Динә Закирова, Гүзәл Ильясова, «Хайди» бию төркеме катнашты. Килгәннәре өчен рәхмәт.

Күңелем тыныч, әтинең нәзере үтәлде, – дип сөйләде Марат Фәйрушин.

Видеоны «Интертат»ка Динә Закирова тәкъдим итте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2025
    Исемсез
    Элегрәк Рәис абый Фәйрушин белән Түбән Камада хастаханәдә бер палатада ятып дәваланган идек. Идән юучыдан башлап, соңгы медсестрага хәтле Рәис абыйга (шәһәрнең ГАИ башлыгы иде, ялгышмасам) йомышлары төште. Берсен дә кире бормады, барсына да булышты.. Сәламәт булсын.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар