Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Фәйрушин: «Кызлар буа буарлык, әмма миңа ошаганы юк»

Марат Фәйрушин Казан тамашачысына концертын тәкъдим итте. Тамаша тәмамлангач, күп тапкыр үземә биргән сорау янә барлыкка килде: ни өчен моңлы җырчылар зал җыймый икән? Марат концертында, бу арада татар эстрадасында барган низагларны онытып, рәхәтләнеп ял итеп кайттым.

news_top_970_100
Марат Фәйрушин: «Кызлар буа буарлык, әмма миңа ошаганы юк»
Салават Камалетдинов

Ни өчен Марат Фәйрушин популяр түгел?

Залга кергәч, тамашачының әллә ни күп булмавын күрдем. Әле концерт башланмады бит, килерләр әле дип уйлап, үз-үземне ышандырдым, тынычландырдым. Зал тулмады. Балкон, гомумән, буш иде. Кызганыч. Сорау: ни өчен Марат Фәйрушин популяр түгел?

«Эконом-вариант»

Ни өчен Марат Фәйрушин популяр түгел? Бу сорауны ачыклыйк.

Беренчедән, акча мәсьәләсе. Концерт оештыру чыгымнар таләп итә. Марат «эконом-вариант» ны сайлаган. Әйтик, мәсәлән, хәтта биючеләрнең чиләкләре дә магазиннан сатып алынган чиләкләр иде. Чиләк төбендәге язуны куптарып алуны кирәк дип тапмаганнар хәтта.

Популяр җырчы булыр өчен акча кирәк дигән җөмләне күпертеп язмыйм инде. Анысы билгеле. Маратны ир-ат буларак: «Акчаң юк икән», — дип кимсетәсем килми. Эшләгән акчасын башка әйбергә сарыф итәдер, ротация белән рекламага өч нольле акчалар түләмидер.

Илсур Сафин: «Зәвык бетте»

Икенчедән, Марат Фәйрушин бер ун ел элек сәхнәгә профессиональ җырчы буларак аяк баскан иде. Ялгышмасам, ул үзенең беренче концертын 2010 елда куйды. Димәк, Марат 10 ел концертлар куя. Беренче концерт булса, беренче коймак төерле була, дияр идем. Ә монда ун ел үткән. Күз алдыгызга китерегез: кайнанагыз сезгә коймак пешерергә куша. Ярый, беренчесе булып чыкмый. Кайнана: «Өйрәнерсең әле», — ди. Унынчы тапкыр пешергәндә, нәрсә дияр икән? «Ярый, кызым, синнән булмый бугай. Кая, үзем пешерәм», — дияргә мөмкин. Ә сезнең бит өйрәнәсе килә. Беләсезме эш нидә?

Популяр булыр өчен сәләт белән акча гына кирәкми, ә тырышлык та кирәк. Бераз гына артта каласың икән, сине таптыйлар да китәләр. Һәм синең турыда: «Ул популяр җырчы иде», — дип сөйләячәкләр. Марат турында алай дип әйтә алмыйм. «Ул популяр җырчы була ала иде», — дип кенә әйтә алам. Мараттан: «Син популярмы?» — дип сорагач, ул миңа: «Популяр җырчы нинди соң ул?» — диде. Җавабым: Казанда зал җыючылар, ягъни «кассовый» җырчылар. Марат зал җыя алмады, шуңа күрә, бигайбә, ул иң популяр җырчылар рәтенә керми.

Коймак пешерүдә дә шулай ук: үзең белгәнчә генә пешерсәң, ничәнче тапкыр пешерсәң дә, шул ук бер чиле-пешле «коймак боткасы» килеп чыгачак. Ә менә кайнананың киңәшенә күз салсаң, коймаклар тәмле булыр.

Коймак пешергәндә, укытучы — кайнана булса, Маратның укытучысы Татарстанның халык артисты Илсур Сафин. Аңа шалтыратып, Маратның нишләп популяр булмавын сорадым.

«Нинди заманда яшәгәнне беләсез бит инде. Бездә зәвык бетте. Хәзер сикереп, сәхнәдән теләсә нәрсә сөйләп концерт үткәрәләр. Без тамашачыны башка төрле итеп тәрбияләргә тиеш. Моңның нәрсә икәнен аңларга кирәк. Мәхәббәткә, әти-әнигә, туган җиргә, Казанга багышланган җырлар яңгырасын иде. Ә хәзер бер куплетны ун тапкыр кабатлыйлар да җыр әзер. Ни мәгънәсе юк! Ә Маратка реклама җитмәгәндер. Мин үзем дә аның концертының булачагын белмәгән идем. Шалтыратып чакырды, әмма эшем булу сәбәпле килә алмадым. Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават, Айдар Галимов — менә алар бөтен көчләрен куеп җырлый. Мин дә алар рәтенә керәм. Безнең кебек зәвыклы җырчыларга Филүс Каһиров та, Марат та керә», — ди Илсур Сафин.

Тыл кирәк, билгеле

Өченчедән, Маратның шәхси тормышы. Билгеле булганча, ул 2016 елда җырчы Гөлназ Шакировага өйләнде. Әмма 2018 елда пар аерылышты. Җырчы кешегә, бигрәк тә ир-атка гаилә, тыл кирәк. Ә бүген Марат хәбәр иткәнчә, аның янында өйләнерлек туташ күренми.

Менә шулай. Концертның үзенә күчик.

Җырчыларның күбесе концерт оештырыр алдыннан стилистлар белән яисә мода өлкәсендә бераз булса да белеме булган кешеләр белән эшли. Марат исә стилистлар белән эшләп, башын ватып тормаган.

Ә кирәк, Марат! Андый киемнәрне күптән кимиләр инде. Бәлки 2010 елда кигәннәрдер, кем белгән…

Тагын бер мизгел: кайбер җырчылар, сәхнәгә чыккач, артык сикерә һәм сәхнәнең бер башыннан икенче башына йөгереп йөри. Кайвакыт бу кыланулар артык та була. Марат турында исә селкенмәде дә дияргә була. Активлык өчен «минус». Алга-артка гына бара да, тагын туктый. Бераз гына селкенергә кирәк, дустым.

Шулай да бу кимчелекләрне Маратның тавышы оныттыра. «Син сазыңны уйнадың», «Әнкәй, мине таңда уят әле» кебек җырлар яңгырагач, ий Марат, татар эстрадасында нәкъ синеке кебек тавышлы җырчылар күбрәк булсын иде дип уйлап куясың.

«Әнкәй, мине таңда уят әле» җырын, гомумән, мин башка җырчы башкаруында кабул да итә алмам төсле. Марат аны 2012 елда беренче тапкыр җырлаган иде. Мин шәхсән Маратның яшьрәк чагын хәтерлим, ә сез?

Тавыш, татарга гына хас булган моң бар. Әмма бүгенге көнне тавыш булу — ул бер әйбер, тырышлыксыз булмый. Аранжировкасының да сыйфатлысы, киемнең дә яхшысы кирәк.

«Кызлар буа буарлык, әмма миңа ошаганы юк»


Галерея: Марат Фәйрүшин концерты

Марат, син үзеңне популяр дип саныйсыңмы?

Популяр дип саныйм. Мин бала чактан бирле танылган җырчы булып йөрим. 25 елдан артык инде зур сәхнәләрдә.

Популяр җырчы нинди булырга тиеш ул?

Минемчә, татар эстрадасында үз юлын табып, үз тамашачысын булдырып, ел саен концерт куючы җырчы популяр җырчы була. Иң мөһиме — халык күңелен яулау. Кемдер тиз популярлашып китә, ә кайсыдыр җырчыга популяр булу, еллар узгач кына, килә. Кемдер продюсер ярдәме белән популярлаша. Әле тагын тиз арада популяр булып, соңыннан шулай ук тиз арада популярлыгын югалтучылар да бар.

Ә син нинди популяр җырчы?

Мин әкрен генә үз юлым белән популяр булдым. Әле һаман да тамашачы күңелен яуларга тырышам.

25 ел җырлыйм, дисең. Күп түгелме? Инде яуланыр тамашачы яуланып бетәргә тиештер…

Салават Зәкиевич: «Марат минем белән бер елны җырлый башлады бит ул, күптән халык артисты исемен алырга тиеш иде инде», — дип көлеп әйтә.

Ник исемнәр бирмиләр соң сиңа?

Исем алуның кызыгы бетте. Кемгә кирәк — шуңа бирәләр. Минем аның артыннан йөрмим. Берничә ел элек гариза язган идем, кабул итмәделәр. Имеш, минем эш урыным, стаж юк. Менә хәзер карап торам: бүген исем алучылар беркайчан да беркайда да эшләмәгән. Аларның хәтта үз концертларын да куйганнары юк…

Командаңдагы баянчы Ринат Вәлиевны гына таныдым. Калган артистларны белмим, алар белән таныштыр әле.

Җырчы Фәридә Сөнгәтова безнең белән йөри. Ул Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. Казан концертында алып баручы Буа дәүләт сатира театры артисты Ринат Акберов булды. Шулай ук җырчы Айзат Шәйхетдинов та безнең белән. Бэк-вокалда исә Ландыш Камская җырлый. Әйе, Казан тамашачысы аларны белеп бетерми, чөнки алар Түбән Камада яши.

Ник танылганрак җырчыларны алмыйсың?

Аларның борыннары өскә күтәрелгән бит. Күп акча сорыйлар…Әле өметле баянист Илназ Инсафов безнең белән йөри.

Сәхнә фонында фамилияң русчалап «Файрушин» дип язылган иде. Нишләп?

Миңа никтер фамилиямнең «А» аша язылганы күбрәк ошый. Фәйрушин дигәне ошамый.

Нишләп концертыңа кеше аз килде икән?

Нәрсә дип әйтим икән? Реклама җитеп бетмәгәндер. Продюсер кирәктер бәлки. Мин үз тырышлыгым белән йөрим. Бай спонсорым да юк. Түбән Камада, Чаллыда заллар тулы иде. Ә менә Казанда нишләптер сай булды шул.

Син «Барс Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән идең бит?

2010 елларда килешү нигезендә эшләгән идек. Өч ел эшләгәч, мин килешүне өздем.

Нишләп хезмәттәшлек итүне дәвам итмәдең?

Минем белән әллә ни актив рәвештә эшләмәделәр. Ул чорда да кем беләндер тыгыз эшлиләр иде, ә кемдер икенче планда кала иде. Аллаһка шөкер ул вакытны ук китеп калганмын. Миңа алар өч ел эчендә бер клип төшерделәр. Төп концертларга кертмиләр иде. Артта, иярчен булып, йөрдем. «Сольный» концертлар куячакбыз, дисәләр дә, оештырмадылар. Мин үз концертларымны үзем оештыра башладым. «Штраф салабыз», — дип куркыттылар да, мин килешүне өздем.

Элекке хатының һәм кызың белән аралашасыңмы?

Аралашабыз. Аерылышу аралашмау түгел бит ул.

Кайчан өйләнәсең?

Син кайчан әзер буласың шунда… Киләсе атнада кулыңны сорарга кайтабыз, әтиләреңә әйтеп куй. Актаныш Казаннан ерак түгел, 400 генә чакрым. Ыжгырып, кайтып җитәрбез.

Ярый, шаяртма. Бармы соң өйләнерлек туташ?

Юк шул әле, әлегә очраганы юк. Чын күңелдән ярату кирәк.

Аерылганыңны белгәч, кызлар качмыймы?

Кызлар буа буарлык, әмма миңа ошаганы гына юк

Сиңа нинди кызлар ошый соң?

Баш каткан инде, үзем дә белмим.

Алга таба тагы да популяр булырга исәп бардыр бит?

Әйе, әлбәттә. Популяр булыр өчен акча кирәк. Башка чара юк инде, зур акчалар «тыгасы» булыр. Татар халкы үз моңнарыбызны онытмасын өчен акча «тыгарга» кирәк. Менә шул. Җырларга, иҗат итәргә язсын

Кызлар буа буарлык, ди бит Марат. Залда чыннан да яшь кызлар да бар иде. Әле бер тамашачы сәхнәгә менеп аңа чәчәкләр белән рәхмәт хаты да тапшырды. Тамашачы менгәч, Маратның кулында — рәхмәт хаты, битендә кызыл помада эзе пәйда булды. Ә рәхмәт хаты Маратка Эчке эшләр министрлыгы үткәргән мәдәни чараларда актив катнашуы өчен бирелде. Менә шул. Марат акча «тыгам», ди. Киләсе сезонга чыннан да популяр җырчы булыр бәлки. Көтеп карыйк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100