Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Фәйрушин хатыныннан аерылган: "Без Гөлназ белән бергә түгел хәзер, сәбәбе бар..."

Җырчы Марат Фәйрушин 30 яшен тутырып, 2016 елның 15 апрелендә җырчы кыз Гөлназ Шакирова белән никах укытты. 3 июньдә гөрләтеп туй иткәннәр иде, хәтерлисездер. Шушы көннәрдә Маратның сәхнә артында ялгызы басып торганын күрдем. "Хатының кая?" - дип сораган идем, "Без Гөлназ белән аерылыштык", - диде...

news_top_970_100
Марат Фәйрушин хатыныннан аерылган: "Без Гөлназ белән бергә түгел хәзер, сәбәбе бар..."

- Ничек аерылыштыгыз инде, әле өйләнешкәнегезгә ике ел да юк бит?

- Кызганычка каршы, шулай булып чыкты. Без Гөлназ белән бергә түгел хәзер. Аерылышсак та, дошман булып калмадык. Чөнки безне бәйләп торучы кызыбыз бар. Аңа 1,8 яшь.

- Кем, кайда яши хәзер?

- Аерым торабыз. Кызым әнисе янында Казанда. Мин җәй буе Түбән Камада әти-әнием янында булдым. Алга таба Казанга күченеп килергә исәплим.

- Аерылышырлык җитди сәбәп булдымы?

- Сәбәбе бар, ләкин мин аларны әйтә алмыйм.

- Гаиләле кешеләр буразнасына кереп китә алмадың мәллә?

- Юк, анысы авыр булмады. Без матур яшәдек, ачуланышып тордык дип әйтә алмыйм.

- Балаң белән күрешеп торасыңмы?

- Әйе.

- Тагын өйләнергә уйлыйсыңмы соң?

- Өйләнергә инде, гомер буе бер үзем генә яши алмыйм бит. Тик әлегә тормыш корырдай кыз очратмадым...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100