
Марат белән Ләйсән 5 сыйныфта таныштылар. Маратны әнисе Ләйсән укыган мәктәпкә күчерде. Аларны бер партага утырттылар, һәм 11 сыйныфка кадәр алар бер партада утырдылар.
Ул вакытта дуслык тәкъдим итү өчен «записка» язышу гадәте модада иде, кесә телефоннары юк, өй телефоннары да һәркемдә булмый иде.
Дус булу, ярату – чәчтән тарту, портфель күтәрү кебек нәрсәләр иде. Марат та Ләйсәнне шулай яратты. Чәчен дә тарткалады, сумкасын күтәреп тә йөрде.
Ләйсәннең кара күзләре тирән, ә җете кара чәчләре ике толымга үрелгән була иде. Ул бик яхшы укыды, Маратның укуы исә артык мактанырлык түгел. Математика, физика аңа җиңел бирелсә дә, ул тарихта аеруча уңышлы иде. Барлык даталар, вакыйгалар җиңел хәтерендә кала. Төрле әдәбият, тарихи китаплар күп укыды. Ләкин язуы начар: хаталары бик күп. Укытучы ничек тырышса да, булдыра алмады.
Өлкән сыйныфларда Ләйсән Марат белән ныклап шөгыльләнә башлады. Дәресләрдән соң калып, текстларны яңадан яздыра, диктантлар яздыра иде. Ата-аналар аларны яхшы дуслар дип уйлый. Ләкин бу – дуслыктан артыграк иде. Марат Ләйсән алдында ак һәм йомшак песи кебек була. Башта балаларның бу мәхәббәтеннән көлеп сөйләшсәләр, соңыннан барысы да ияләнде, аларның матур дуслыгына күнделәр. Бөтенесе дә «Марат белән Ләйсән гомергә бергә булыр» дип уйлады.
Чыгарылыш имтиханнары килеп җитте. Ләйсәннең тырышлыгы аркасында Марат рус теленнән ныклы «дүрт» алды – бу җиңү иде. Чыгарылыш кичәсендә алар кулга-кул тотынып залга керде. Марат инде җитлеккән егет, киң җилкәле, спорт белән шөгыльләнүе аркасында яшеннән олырак та күренә иде, ләкин йөзе балаларча. Матур кичә. Алар акрын вальста әйләнделәр, әкияттәге кебек. Яшь, матур, гашыйк егет белән кыз. Күзләрен бер-берсеннән аера алмыйлар. Йөзләре мәхәббәт һәм наз белән тулы. Планнары күп, ләкин иң мөһиме – өйләнешү...
Шунда ата-аналар каршылык күрсәтте: кычкырып, ялынып, янап. Ләкин егет белән кыз бирешмәде. Маратның әнисе Гөлсинә Фәттаховна улына ялына башлады:
– Марат, улым, өйләнешү уен түгел. Сезнең мәктәптән башка белемегез юк. Син – ир-ат, гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Кайда яшәрсез, нинди акчага? Укырга кирәк, аннан соң өйләнерсез.
– Әни, син аңламыйсың. Без бер-беребезне яратабыз. Укыйбыз, документларны институтка тапшырдык. Өйләнешергә телибез.
– Юк, тагын әйтәм, юк. Ләйсәннең ата-анасы да риза түгел. Сезнең тормыш булмас.
Марат диңгез училищесына керде. Балачактан диңгез турында хыялланды. Сәгатьләр буе диңгез өслегенә карап утыра, йөзгеч кораблар ясый иде. Ләйсән педагогик институтка укырга керде.
Яшьләр матур хатлар язышты. Һәр көннең вакыйгалары турында яздылар, күңелдә исә мәхәббәт һәм наз иде. Ике елдан соң гына каникулларда очраштылар. Көн саен күрештеләр, тагын өйләнешү турында сорадылар. Ләйсәннең ата-анасы каршы, Маратныкы нейтраль иде.
Гөлсинә Фәттаховна әйтте:
– Улым, укып бетергәнче көтегез, аннан үзегез хәл итәрсез.
Ләйсәннең ата-анасы аңа кияү тапты – шәһәрдә мөһим кешенең перспективалы улы. Ләйсән башта каршылык күрсәтте, ләкин соңыннан ризалашты. Чөнки Мараттан хатлар килми башлаган иде. Ләйсән елады. Марат мине онытты, дип уйлады.
Күп еллардан соң Ләйсән шуны аңлады: әнисе почтальон белән сөйләшеп, хатларны алып торган. Маратны кызның әнисе бер дә яратмый иде. Марат беренче тапкыр диңгезгә киткәч, Ләйсәннең туе булды. Бер елдан ул бала тапты. Ләкин гаилә тормышы барып чыкмады. Ире аны салкын, яратмый дип гаепләде. Ләйсән исә моңа каршы килмәде.
Марат Ләйсәннең кияүгә чыгуын белгәч, барып аңлашырга теләде, ләкин әнисе аны җибәрмәде. Ул «бу – язмыш» дип уйлады. Егет– 3 айга, кайчак 6 айга йөзүгә китә башлады. 4 елдан соң өйгә кайтты – төз гәүдәле, чибәр егет. Диңгез формасы аңа килешә иде. Урамда барысы да аңа борылып-борылып карый. Әнисе, горурланып, улын култыклап барды.
Марат белән Ләйсән көтмәгәндә генә очрашты. Күңел түренә салып куйган хисләр яңадан ялкынланды. Әнисе Маратны орышты:
– Улым, Ләйсән кияүдә, ни эшлисең?
– Әни, ул аны яратмый. Без аңлаштык, бу – аның әнисенең эше.
– Мөһим түгел, аның ире, баласы бар.
Ләйсән аерылышуга гариза бирде. Ләкин Маратны эшкә чакырдылар, ул китте. Тагын берни барып чыкмады.
Алар 5 елдан соң кабат очраштылар. Ләйсән икенче тапкыр кияүдә иде. Марат – гел буйдак...
Марат кабат ялга кайтты. Яңадан мәхәббәт уты кабынып алды. Бу юлы Ләйсән шарт куйды: флотны ташлап, шәһәргә кайтырга. Аның 2 кызы бар, әнисе авыру, ул китә алмый. Марат ризалашмады, киресенчә, балаларны алып, аның белән китәргә тәкъдим итте. Ләйсән әнисен ташлап китә алмады. Марат тагын үзе генә китте.
Гөлсинә Фәттаховна гаиләсенә кайгы килде – аның ире үлде. Аннары, озак та тормыйча, улы Марат та һәлак булды. Маратка 45 яшь иде...
Гөлсинә ханым кисәк кенә картайды, чәчләре агарып бетте. Ул япа-ялгыз калды. Ләйсән Гөлсинә ханым янына килеп йөри башлады. Биредә Ләйсәнгә тыныч һәм уңайлы иде. Гөлсинә ханым исә үзен ялгыз калдырмавы өчен рәхмәтле булды. Ләйсәннең кызлары да Гөлсинә апаны яратты, ул аларга китаплар укыды. Бервакыт Ләйсәннең кызлары Гөлсинә апалары белән фотоальбом карый башлады. Анда Марат белән Ләйсәннең фотолары күп иде.
– Гөлсинә апа, нигә Марат абый минем әнигә өйләнмәде? – диде Ләйсәннең кызы.
– Эх, балакаем, бу – минем дә гаебемдер. Яратуны тыярга ярамый.
Гөлсинә ханым күзгә күренеп эреп бара иде. Ләйсән кайвакыт аның янында төн кунды. Соңгы көннәрдә ул урыннан да тормады.
– Ләйсән, мин үлгәч, шкафта – үлемтекләр, аскы киштәдә документлар бар – шуларны карарсың.
Төнлә Гөлсинә Фәттаховна вафат булды. Җирләүне Ләйсән оештырды, акча кайда ятканын белә иде. Мәшәкатьләр арасында документлар турында онытты. Берничә көннән шкафтан зур конверт алды. Документларны актарды. Анда Ләйсән исеменә яздырылган васыять һәм хат тапты.
– Барысы өчен дә рәхмәт. Сез мине туган әниемнән дә күбрәк яраттыгыз. Улыгызны чиксез яраттыгыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен – мәхәббәт, игътибар һәм бу фатир өчен. Сез миңа икенче әни булдыгыз. Кызганычка, моны сезгә әйтә алмадым. Мин сезне һәм Маратны гомерем буе яратачакмын. Тыныч йоклагыз, кадерле әнием….