news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Бәширов: Халыкара күзәтүчеләр Татарстанның зур һәм кече шәһәрләрендә эшли

news_top
Марат Бәширов: Халыкара күзәтүчеләр Татарстанның зур һәм кече шәһәрләрендә эшли
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Татарстанда халыкара күзәтүчеләр эше турында Бердәм мәгълүмат үзәгендә Югары икътисад мәктәбе профессоры Марат Бәширов сөйләде. Белгеч дистанцион электрон тавыш бирүгә һәм сайлау процессына тышкы басым омтылышларына да игътибар юнәлтте.

Марат Бәширов сүзләренчә, күзәтүчеләр, шул исәптән халыкара күзәтүчеләр, сайлауларның легитимлыгын тәэмин итә.

«Күзәтүчеләр сайлау участокларына килә, эшнең ничек оештырылуын карый, соңыннан тавышларны санауны да караячак. Нәтиҗәләр буенча алар үз парламентларына һәм башкарма хакимият органнарына хисап тәкъдим итә», – диде белгеч.

Марат Бәширов сүзләренчә, Татарстанда халыкара күзәтүчеләр зур шәһәрләрдә дә, шулай ук ерак торак пунктларда да эшли.

Шулай ук ул, Россия тарафыннан легитимлык беренче чиратта сайлауга килүчеләр саны белән тәэмин ителә, диде. «Сайлауга килүчеләр саны – күпчелек халкының бу идарә формасын яхшы дип санавын һәм анда катнашуын күрсәтәчәк. Дистанцион электрон тавыш бирүне исәпкә алмаганда, кичә сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш бирде», – диде ул.

Белгеч сайлау участокларының беспилотниклар һәм ракета куркынчы вакытында эшләвенә аерым игътибар бирде. Марат Бәширов сүзләренчә, бу тавыш бирү барышына тәэсир итми. «Өзү яки куркыту омтылышлары булмады. Дошман безне паникага биреләчәк дип өметләнмәсен дә», – диде ул.

Дистанцион электрон тавыш бирү турында сорауга җавап биреп, ул моның интернетта банк исәп-хисапларына охшаш якланган гамәлләр формасы булуын аңлатты.

Берничә елдан бу система доминанта булачак, дигән ышаныч белдерде. «Сайлаучыларның нибары 20 проценты гына сайлау участогына килүне кулай күрәчәк. Калганнар моны интернетта эшләячәк, болай уңайлырак, теләсә кайсы җирдән тавыш биреп була», – диде Югары икътисад мәктәбе профессоры Марат Бәширов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар