news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Бәшәров, бетчә бетерә торган лосьон рекламасында төшеп, күпме акча эшләгән?

news_top

Танылган актер Марат Бәшәров студент чагында үз йөзен рекламада кулланган – бетчә бетерә торган лосьон рекламасында төшеп, бик яхшы акча эшләгән: 5 мең доллар. Бу акча киенергә дә, дуслар белән күңел ачарга да, тотылган машина алырга да җиткән, әнисенә дә бераз калган.

Ә актер Анатолий Калмыков, гомумән, реклама йолдызы. Аны «Человек с улицы Капуцинов» фильмында катнашуы белән хәтерләмиләр диярлек. Аның каруы, балет пачкасын кигән бөркет ролендә ул халык хәтерендә мәңгегә калачак.

Калмыков моннан оялмавын әйтә. Газон чапкычны рекламалаган минут ярым өчен ул яңа машиналык акча эшләве турында сөйләгән.

«Миңа акчаны конвертта түләделәр. Студия каршында автосалон бар иде. Кердем дә машина алдым», – дип сөйләгән ул «Звезды сошлись» тапшыруында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар