Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Бәшәров биологик атасы белән очрашты - видео

НТВ каналында Лера Кудрявцева артист Марат Бәшәровның шәхси серләрен ачып салды.

news_top_970_100
Марат Бәшәров биологик атасы белән очрашты - видео
Салават Камалетдинов

Артист Марат Бәшәров инде икенче атна рәттән НТВ каналында кичке эфирда тапшыруда катнаша. «Секрет на миллион» проектында ул үзенең хатыннары, балалары турында сөйләп бетерде.

Соңгы сер итеп артистны үз әтисе үстермәве билгеле булды. Аның әнисе беренче никахында бала таба алмый. Аннары дус кызының ире белән очрашып, бәбигә уза. Шулай итеп, ул гаиләле кешедән бала таба. Маратның әнисе Роза кабат кияүгә чыга һәм Марат үз әтисе белән аралашмый үсә. Үз гомерендә ике тапкыр - бик кечкенә вакытында һәм егет булгач ул үз әтисе белән очраша.

Һәм менә бүген тапшыруга 81 яшьлек Галимҗан Билалетдинов килде. Марат Бәшәров биологик әтисе белән елашып күреште. Әтисе «улым» дип татарча дәште. Марат та аңа татарча «утыр», диде.

Лера Кудрявцева бу ике ир-атның күңел түрендәге серләрен берәм-берәм актарып сөйләттереп, үзе дә елап бетте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100