Марат Әхмәтов:«Республика җитәкчелегенең халкыбыз язмышына беркайчан да хыянәт иткәне юк»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә ТР Рәисенең эшчәнлеге, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме, халыкның телгә мөнәсәбәте турында сөйләде.

«Рөстәм Нургалиевичның булдыклылыгына гомер буе сокланып яшим»
– Марат Готович, Сез күп еллар дәвамында Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән эшлисез. Аның нинди сыйфатларын аерып әйтер идегез?
– Чыннан да, без – күптәнге танышлар. 1990 еллар башында күрше районнарда район җитәкчеләре булып та эшләп алдык. 20 елдан артык аның командасында хезмәт итәм. Якыннан танышканнан бирле, Рөстәм Нургалиевичның булдыклылыгына сокланып яшим. Ул – бик эшчән, фикерле, тынгысыз һәм максатчан. Проблемаларны бик тиз тотып ала һәм аларга дөрес чишелеш таба белә. Әлеге сыйфатларын аерым билгеләп үтәр идем. Хезмәт юлында һәм республикабызның бүгенге тормыш халәтендә, социаль-икътисади үсешендә аның нәкъ шушы сәләтләре югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, дип уйлыйм.
– Халык алдында башкарган эшләрең белән ышаныч, өмет уяту – сәясәтче өчен мөһим күрсәткеч. Сезнеңчә, Татарстан лидеры бу ышанычны ничек саклап кала алды?
– Җитәкче, халык яки коллектив бер гаилә кебек тупланган булганда гына матур нәтиҗә була ала. Хәзер кешене мәҗбүри бәйләп эшләтә торган заман түгел. Нинди генә югары дәрәҗәдәге җитәкче булсаң да, халыкчан булырга тиешсең. Кешеләрне яратырга кирәк. Әгәр шушы сыйфатларың булса, бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, игелегеңне, хезмәтеңне, күңел халәтеңне кешеләргә биреп эшлисең. Андый хезмәт яхшы нәтиҗә бирә.
Кешеләрне ярату, халкыңны үз итү, дидек. Тагын бер бик зур сыйфат – вәгъдәңә һәрчак тугрылыклы булып калу. Озак еллар абруеңны югары тоту өчен бик кирәкле сыйфатлар бу. Һәм алар Рәисебездә бар.
«Без – ил күләмендә дә авыл хуҗалыгы тармагына иң зур күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтүче субъект»
– Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш перспективаларын Сез ничек күрәсез?
– Биредә төрле юнәлешләрне күздә тотарга кирәктер. Әгәр без икътисад турында сөйләшсәк, 2024 елны республикабыз үзенең тулай продуктын 5,2 трлн сум күләмендә тәмамлады. Республикабызның бюджеты – 600 млрд сум. Һәр елны тотрыклы үсеш тәэмин итү өчен, республика соңгы елларда 1 трлн сум күләмендә инвестицияләр кертеп бара. Узган елны без 1,4 трлн сум күләмендә инвестиция белән тәмамладык.
2030 елларга Татарстан бу күрсәткечләрне икеләтә арттырыр дип уйлыйм. Бу, бәлки, хыялдыр. Әмма инвестицияләр белән икътисад нигезен көннән-көн, елдан-ел төрле юнәлешләрдә ныгыта, көчәйтә бару минем күңелемдә шул санга ышаныч бирә. 10 трлн сум күләмендә төбәк продуктка ирешү! Ул вакытта республиканың үз бюджеты 1 трлн сум яки артыграк та булырга мөмкин, дигән сүз.
Ә инде республиканың рухи халәтенә килсәк, әлбәттә, милләтара дуслыкны кадерләп саклау һәм аны тагын да ныгыта бару зарур. Бу – безнең киләчәк үсешебезнең рухи нигезе. Республикабызны бер гаилә итеп берләштереп торган чара бу. Һәрнәрсәне кешеләр булдыра. Шуңа күрә кеше ресурсына һәрдаим игътибар итү, халыкның интеллектуаль, һөнәри, тормыш дәрәҗәсенең тотрыклы үсешен тәэмин итеп бару мөһим.
– Татарстанда авыл хуҗалыгы – халыкның яшәү рәвеше дә, икътисад нигезе дә. Бу тармакка карата дәүләт сәясәтен ничек бәялисез? Республикада авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар эшләгән шәхес буларак, соңгы 10-15 елда бу өлкәдә нинди төп үзгәрешләр булды?
– Әйткәнемчә, республиканың төбәк продукты 5 трлннан артык. Безнең былтыр авыл хуҗалыгы продукциясе 380 млрд сум күләмендә булды. Әгәр без, авыл хуҗалыгы – икътисадның нигезе, дип сөйләшсәк, минемчә, ул – берникадәр купшырак сүз булыр, чөнки республикабызның икътисади куәте бик зур. Мин әйткән 5 трлн – бик зур күләмдәге хезмәт нәтиҗәсе.
Бүген республикабызның авыл хуҗалыгы – дәрәҗәле. Гомумән, ил күләмендә республика бик дәрәҗәле, авыл хуҗалыгы торышы буенча да без Краснодар һәм Ростов өлкәләре белән беренче өчлекне тәшкил итәбез. Авыл хуҗалыгы – республикабыз икътисадының, яшәү рәвешенең бер мөһим өлеше дип әйтер идем.
Дәүләт мөнәсәбәтенә килгәндә, ул авыл хуҗалыгына игътибарлы. Бу – безнең республикада күптән килгән традиция. Хәтерлим, 1990 еллар башында ук республикабыз бюджетының яшәү чыганагы, керемнәр мөмкинлеге нефтькә нык бәйле иде, нефтьнең барреле 8 долларга төшкән вакытта да республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгына мөнәсәбәте гел өстенлекле булды. Без – ил күләмендә дә авыл хуҗалыгы тармагына иң зур күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтүче субъект.
Биргән кешегә бер дә күп, алган кешегә биш тә аз, шуңа күрә акчаның беркайчан да җитәрлек булганы юк. Ярдәмнең дә елдан-ел күбрәк кирәк икәне тоела бара.
Үзебез эшләгән чорларда нәрсәгә ирештек, дисәк, 1990 еллар башында ил сәясәтендәге, аграр өлкәдәге башбаштаклык авыл хуҗалыгының торышын бик нык какшатты. Шушы чорда нык таушалган авыл хуҗалыгына техник, технологик яктан яңача көчле итеп җиһазландыру кирәк иде.
Шактый вакыт үтүгә карамастан, районда, министрлыкта эшли башлаган еллар белән бүгенге чорны чагыштырам. Ул вакыттагы белән бүгенге авыл хуҗалыгының коралланышы, технологик яктан үсеше җир белән күк арасы кебек. Ирешкән иң зур нәтиҗәләрнең берсе – без бүген көчле һәм бик заманча.
«Авылда төпләнеп калырга теләгән һәр кешегә аның теләгән шөгыленә туры килерлек программаларның җитәрлек күләмдә булуы кирәк»
– Татарстанда авылда яшәүче халыкны социаль һәм икътисади яктан яклау юнәлешендәге кайсы эшләрне Сез беренче чиратта атап китәр идегез? Яшьләргә терәк булу, аларны авыл җирлегендә калдыру өчен нишләргә кирәк?
– Авылны тотрыклы итү, аны кызыксынырлык итү өчен, анда яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсе шәһәрдәгегә караганда ким булмавы, хәтта берникадәр өстенлекле дә булуы кирәктер. Авыл-районнар белән чагыштырганда, шәһәрдә яшәү дәрәҗәсе әлегә берникадәр өстенлеклерәк.
Авылда төпләнеп калырга теләгән һәр кешенең теләгән шөгыленә туры килерлек ниндидер программалар, проектларның җитәрлек күләмдә булуы кирәк. Бу шөгыленең кереме аңа шәһәрдәгедән ким булмаган дәрәҗәдә тормыш алып барырга җитәрлек булырга тиеш.
Бик күп дәүләт программалары бар. Әмма алар авылның ихтыяҗын тулысынча җитәрлек дәрәҗәдә канәгатьләндерә алмый. Авыл икътисадында базарга гына бәйле булмаган табигый шартлар дигән әйбер дә бар. Быел зур хезмәт белән мул иген үсте, ләкин аны җыеп алуда кыен табигать шартлары шактый икмәкне югалтуга китерә. Югала торган икмәк синең керемеңне киметә, дигән сүз. Шундый үзенчәлекләр бар. Дәүләт сәясәтендә авылның бу үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш, һичшиксез, андагы халыкның кеременә дәүләт катнашы нигезендә, тиңдәшлек тәэмин ителергә тиеш.
– Сез авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган вакытта авыл хуҗалыгын үстерү программаларының кайсысы бүген дә үзен аклады?
– Безнең һәр гамәл (программа, проект) урыннарда эшнең торышы, тормыш дәрәҗәсен, җыелып килгән проблеманың үзенчәлеген исәпкә алып, киңәшләшеп кабул ителде. Шуңа күрә менә бу программа отышлы булды, монысы отышлы булмады, дип, ниндидер хаталарыбыз бардыр дип әйтә алмыйм. Чөнки алар һәрберсе үз чорында тотрыклылыкны тәэмин итүдә, үсештә үз өлешен кертте.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Әлбәттә, нинди генә эш-гамәлең булса да, көчле булуың кирәк. Без бүген технологик яктан заманча һәм көчле. Техник-технологик яктан авыл хуҗалыгын ныгыту, модернизацияләү программасы иң отышлы программаларның берсе дип уйлыйм. Чөнки ул эшнең сыйфатын теләгәнчә тәэмин итәргә, зур күләмдә җитештерүгә ирешергә мөмкинлек бирә. Элек 4 кеше башкарган эшне бүгенге заманча техникада (трактор, комбайн, чәчү комплексы һ.б. башка агрегат) хәзер 1 кеше башкара икән, хезмәт хакын үстерүгә зур мөмкинлек бирә, хезмәткә кызыксынуны үстерергә булыша. Шуңа күрә бу – иң отышлы программаларның берсе булды.
Авылның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларны үстерү программалары бар иде. Аларның һәрберсе шушы чорның ихтыяҗына яраклы программалар булды, һәрберсе авыл язмышында уңай ролен үтәде.
«Көчле икътисадтан телләр сакланышына күбрәк ярдәм алып булырга мөмкин»
– Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлегендә Рөстәм Миңнехановның ролен ничек бәялисез? Татарстанның көчле икътисады монда нинди роль уйный?
– Югары бәялим. Туган телләр проблемасына беренче җитәкченең мөнәсәбәте бик әһәмиятле. Кайвакыт уен-көлке белән сөйләшәм дә – әгәр Татарстан Рәисе гел татар телендә генә сөйләшсә, ярты республика татарча сөйләшә башлаячак, дим. Туган телләр комиссиясендә бик күп проектлар бар, аларның һәрберсе Рәис хуплавы белән гамәлгә куела.
Рәис сүзе бик кыйммәтле һәм үтемле. Ул үзе дә – шәхси үрнәк, үзе татар телендә сөйләшергә, аралашырга тырыша. Төрле аудиторияләрдә чыгыш ясаганда берничә сүз белән булса да туган телдә мөрәҗәгать итүе – безгә бик зур терәк.
Икътисад фән белән бергә бара, шуңа күрә көчле икътисад, бер уйлаганда, телгә, аның сакланышына комачау итәргә дә мөмкин, чөнки ассимиляция процесслары да бара. Икенче яктан, туган телне ныгыту өчен акчалата ресурслар куллану мөмкинлегеннән чыгып карасак, көчле икътисадтан телләр сакланышына күбрәк ярдәм алып булырга мөмкин.
Заман үзгәреше, илдә бара торган процесслар телгә турыдан-туры йогынты ясамаса да, зур илдә, дәүләттә яшәгәч, күбрәк аралашу рус телендә булгач, ул башка халыкларның телләре сакланышында проблемалар бар.
«Республикабызда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең тел сәясәтенә мөнәсәбәте төрлечә»
– Тел сәясәтендә дәүләт ярдәме генә түгел, ә җәмәгатьчелекнең активлыгы да мөһим. Бу өлкәдә Сез республика җитәкчелеге белән гражданнар арасында ышанычлы мөнәсәбәт бар дип саныйсызмы?
– Бер җөмлә белән әйтсәк: республикабызда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең тел сәясәтенә мөнәсәбәте төрлечә. Битарафлар да бик күп. Тарафдарларыбыз да бар. Алар күбрәк татар зыялылары – галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар, мәдәният хезмәткәрләре.
Республика җитәкчелеге белән халык арасында ышанычлы мөнәсәбәт бармы, дисәк, үзара мөнәсәбәтләрдә ышаныч булмаса, республика икътисады мондый матур тормыш, яшәү үрнәгенә ирешә алмас иде. Әлбәттә, ышаныч зур. Халык республика җитәкчелегенә ышана, аңа таяна, чөнки республика җитәкчелегенең без яшәгән гомер дәверендә беркайчан да халкыбыз язмышына хыянәт иткәне юк.
– Милли мәгариф, мәдәният, туган телне популярлаштыру өлкәсендә, Сезнеңчә, ниләр эшләргә кирәк?
– Әгәр без милли мәгарифне мисал итеп алабыз икән, исеме җисеменә туры килергә тиеш. Ул «милли» дип атала икән, аның эчтәлегендә дә миллилек булсын. Монда туган телдә белем бирү, милли традицияләргә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү булырга тиеш. Мәдәнияттә дә шулай ук. Телгә синең бирелгәнлегең, аны яратуың кирәк. Ә туган телне саклау өчен туган телдә сөйләшергә кирәк. Аның кагыйдәсе гади.
Туган телне популярлаштыру өчен, мохитебезне миллилек белән тутырырга кирәк. Комиссия тәкъдиме белән бик күп проектлар гамәлгә куела, аларның һәрберсе мохитебезгә миллилек өстәү өчен эшләнелә. «Татарстан – Яңа гасыр», «Татарстан» дәүләт телерадиокомпанияләрендә, матбугат чараларында, министрлыклар, җәмәгать оешмалары белән төрле аудиторияләргә юнәлдерелгән проектларыбыз бар. Турыдан-туры халык белән аралашу белән бәйле чаралар да үткәрелә. Алар милли мохитебезгә күбрәк кызыксыну уяту, туган телне яраттыру, аның белән кызыксыну кебек сыйфатларны булдыруга корылган. Шуңа күрә дә милләттәшләребез арасында берникадәр җанлану сизелә.
Киләчәктә әлеге проектларның тагын да үтемлерәк формаларын табып, шуларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тырышырбыз.
«Без үзебезнең миллилегебезгә битарафрак»
– Сезнеңчә, дәүләт дәрәҗәсендә туган телләрне саклауда бүген иң нәтиҗәле алым нәрсә?
– Минемчә, иң беренчесе – гаилә. Татар халкының хуплап булмый торган сыйфатлары да бар. Безнең күпчелегебез үзебезнең миллилегебезгә битарафрак. Дөрес, милләт язмышында төрле дәверләр – чигенеш чорлары да, уянып киткәннән соң, үсеш чорлары да булган. Ул тигез генә бармаган. Әгәр әти-әнидә туган телгә, гореф-гадәтләргә, милли мәдәнияткә, тарихка кызыксынучан, мәхәббәтле мөнәсәбәт булса, һәм ул аны үзенең балаларына, оныкларына күчерә алса, бу – безнең тел сакланышы һәм үсешендә иң нәтиҗәле юнәлеш булыр иде.
Алдарак сөйләшеп үттек, милли мәгариф, аның эчтәлеге булуы кирәк, дидек. Балалар бакчасыннан башласак та, 2-3 яшьтән 17 яшькә кадәр ике дистә елга якын гомер дәвамында бала үз күңеленә бөтен мәгълүматны сеңдереп бара. Без миллилекне, телгә мәхәббәтне тирәнрәк сеңдерә алабыз икән, бу – тел язмышын киләчәктә шулай ук гомерлерәк итә ала.
Мохиттә һәрдаим миллилек сизелеп торырга тиеш. Мәчетләребездә дә бик зур мөмкинлекләр бар. Алар матур гына эшләр алып бара. Соңгы елларда рухи кыйблабызны табып киләбез, динебезгә тирәнрәк керә бару сизелә. Ул безнең рухи ышанычыбызны ныгыта, дин аша, мәчетләр аша телне саклауның нәтиҗәлелеге бик югары. Шуңа күрә аларга да өметебез зур.
«Соңгы елларда туган телләргә карата берникадәр җанлану сизәбез»
– Тел – ул милләтнең җаны, диләр. Сезнең күзәтүегезчә, бүген Татарстанда халыкның туган телгә мөнәсәбәте нинди үзгәрешләр кичерә?
– Республикабыз – күпмилләтле. Без республикада яшәүче башка халыкларның туган телләрен – чуваш, удмурт, мари, мордва телләрен саклау, үстерү белән дә шөгыльләнәбез. Моннан тыш, республика Рәисе каршында, нәкъ безнеке кебек үк, рус телен үстерү буенча да махсус комиссия бар.
Телне мәҗбүри саклап булмый. Нинди юллар белән булса да, беренче чиратта, балалар, яшүсмерләр күңеленә үтеп керергә, туган телебезгә мәхәббәт уятырга, телебезнең матурлыгын, аның дәүләтле, көчле халык теле булуын, әдәби яктан зәвыклы тел икәнен төрле юллар аша милләттәшләребезнең күңелләренә сеңдерергә тырышырга кирәк.
Мисал өчен, бик дәрәҗәле проектларыбызның берсе – «Татар сүзе» бәйгесе. Без аны инде берничә тапкыр үткәрдек. Һәр бәйгедә 4 меңнән артык гариза-язма килә. Анда катнашучыларның һәрберсе телебезнең матурлыгын халкыбызга ирештерергә тырыша. Менә шушы матурлык халкыбыз күңеленә күбрәк сеңдерелсен иде.
Соңгы елларда туган телләргә карата берникадәр җанлану сизәбез. Аңа саграк, җаваплырак караш сизелә бара. Туган телләргә карата рухи ихтыяҗ уянып килә кебек. Битараф булмаган милләттәшләребез саны арта бара. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә генә дә 2 дистәгә якын проектыбыз бар. Безнең күп кенә проектларыбызны экранда караучылар саны хоккейны караучылардан күбрәк. Менә бу – бик матур мисал. Телнең матурлыгын милләттәшләребез күңеленә керерлек итеп җиткерә аласың икән, аңа ихтыяҗ арта дигән сүз. Шуңа күрә, телебезнең киләчәгенә өметле карыйбыз.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әле билгеләп үткән кечкенә генә булса да матур үзгәрешләрне, мөмкин булган барлык чараларны эшкә җигеп, милли учакны сүндермәскә тырышырга кирәк.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Марат Готович!