Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында туган телдә белем бирүгә карата фикерләрен җиткерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Милли мәгариф эшчәнлеген без туган телләрдә белем һәм тәрбия бирү дип күз алдына китерәбез. Безнең тормышыбызда бу юнәлештә нинди үзгәреш бара: туган телдә белем һәм тәрбия бирүдән акрынлап туган телдә тәрбия һәм туган телне өйрәнү эчтәлегенә күчә барабыз. Бу мәсьәлә мине борчый», – диде Марат Әхмәтов.
Ул депутат Данис Шакировның предметларны туган телдә укыта торган дәреслекләргә заявка күпме булуы турындагы соравын җөпләп: «Ул анализны күргәч тә, күңелгә берникадәр шом керә. Мәгариф министрлыгын бу мәсьәлә борчырга тиеш, чөнки без милли республика. Исемебез – Татарстан Республикасы. Салават Фәтхетдиновның «Юлчы» дигән җырында «күңелем дә акрынлап бу хәлгә күнеп бара» дигән юллар бар. Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең әкренләп туган телдә тәрбия һәм туган телне өйрәнү эчтәлегенә күчә баруына минем үземнең дә күңелем күнеп бара», – диде Марат Әхмәтов.
Ул мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать итеп: «Министрлык сайтында яңа төрле укыту программалары, проектлары бар, укытучылар һәм тәрбиячеләр алардан ни дәрәҗәдә файдаланалар икән? Бу мәсьәләгә дә анализ ясап карасагыз иде», – диде.
Марат Әхмәтов мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка да мөрәҗәгать итеп, китапханә, музейларга игътибарны көчәйтүне сорады. «Район китапханәләренә барып керсәң, моннан 4-5 ай элек килгән журналларның, әйтик, «Казат утлары» журналы ачылып та карамаганы күренә. Район үзәгендәге китапханә, музейлар эшчәнлегенә кагылышлы эш программалары булсын. иде. Китабын сата алмаган шагыйрьләр, язучылар белән тыгызрак эшләп, укучыларны күбрәк үзенә тартсыннар иде», – дигән теләктә калды Марат Әхмәтов.